Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Шырцаемны яратып ашаганнарына рәхмәтлемен”

последние и лучшие новости искусства в мире

31-3Миңсылу Галеева 1940 нчы елда Аслана авылында, җәйнең иң матур чагында, урманда каен җиләге өлгергән көннәрдә туа. Гаиләдә алар дүрт бала була: ике олы абыйсы Исламетдин белән Имаметдин, аннары Минзифа апасы һәм иң кечеләре Миңсылу була. 1941 елда әтиләре фронтка китә, аннан абыйларын да бер-бер артлы сугышка озаталар. Бәхеткә, абыйлары яу кырыннан исән-сау кайтып төшәләр, ә әтисенең “кара кәгазе” килә. Анда: “Баһаветдин Исмәгыйлев 1942 елда Ленинград өлкәсенең Пущино шәһәрен саклаганда һәлак булды”, - дип язылган була. Миңсылу Баһаветдин кызы, әлбәттә, әтисен хәтерләми. Ул да күп кенә яшьтәшләре кебек, «әтисезлек»нең нәрсә икәнен яхшы белеп үсә. Бәхетенә, янәшәсендә һәрвакыт яраткан әнисе була.

Әнисе кайда гына эшләмәсен - колхоз басуында чүп үләннәрен утыймы, печән чабамы, утын әзерләүдәме, кечкенә кызын ул һәрвакыт үзе белән йөртә. Күпләр ачлык-ялангачлык хөкем сөргән дәһшәтле сугыш елларын яхшы хәтерлиләр. Ә Миңсылу апа бөтен авырлыклардан саклап, яклап торган әнисен рәхмәт сүзләре белән искә ала. Аларның өстәлләрендә гел сөт була, чөнки әниләре бөтен авырлыкларга карамастан, сыерны бетерми, өстәвенә сарыклар да асрый. Ә бит әле, гаиләне туендырып кына калмыйча, азык-төлек салымнарын да түләргә кирәк була. Әнисенең тырышлыгы, үҗәтлеге, эшчәнлеге аркасында, Миңсылуга сугыш елларының ачлыгын тоеп үсәргә туры килми. Тик шул авыр еллар хезмәте яшь кыз җилкәсенә дә төшми калмый. Каникуллар вакытында балалар өлкәннәр белән беррәттән колхоз кырларында, фермада эшлиләр, чөнки сугыштан соң илне торгызырга кирәк була. Кечкенә буйлы кызны пешекче ярдәмчесе итеп билгелиләр. Аңа колхозчыларга төшке аш пешерергә, савыт-саба юарга һәм чистартырга туры килә. Кызык, шул чакта авылдашлары аның пешергән “шырцаен” мактап торып ашаганнар. Шуңа ул бүген дә үзенең якташларына яшь, тәҗрибәсез пешекченең хәлен аңлаганнары өчен рәхмәтле. 10 сыйныфны тәмамлагач, Миңсылу апага сатучы һөнәре буенча белем алырга Ишим шәһәренә укырга барырга тәкъдим итәләр, тик ул беркая да бара алмый, чөнки әнисенең аны укытырга акчасы һәм мөмкинлеге булмый. Шулай ул колхозда эшли башлый, яше җиткәч, Бумаер авылы егетенә кияүгә чыга. Яшь килен зур һәм тату Галеевлар гаиләсенә тугызынчы кеше булып килә. Вакыт узу белән алар яңа матур йорт салып, аерым гаилә учагын кабызалар. Миңсылу Баһаветдин кызы колхоз фермасында сыер савучы булып эшли, өстәвенә үзләре дә зур хуҗалык тоталар. Кызлары Римма кооператив техникумын тәмамлап, Ялутор шәһәрендә эшләгән. Оныгы Диананың ике улы үсә. Бүгенге көндә хезмәт ветераннары - Миңсылу апа белән Баязит абый Галеевлар тормышларына шөкер итеп. яшәр өчен бөтен уңайлыклар булдырылган, зәвык белән җиһазландырылган йортларында кадерле бала-оныкларын һәм туганнарын шатланып каршы алалар, үз бакчаларында үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм алардан ясалган кайнатма, кабымлыклар белән кыстый-кыстый сыйлыйлар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836