Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шөкер итәрлек гомер еллары

последние и лучшие новости искусства в мире

49-7Моннан 5 ел элек Төмән шәһәрендә яшәп яткан Каюмовлар гаиләсендә гаилә көзгесе Раяна Әбделхак кызының 80 яшен матур итеп билгеләп үткән идек. Шуннан сиздермичә генә тагын 5 ел үтеп тә киткән. Олыгая төшсәк тә, ә чынында картайсак та быел гөрләп-шаулап, уйнап-җырлап 85 яшен дә үткәргән булыр идек, ләкин... Җыелулар (бигрәк тә өлкән буын кешеләренә) ярамагач, читтән торып кына бер-беребезне котлап, хәбәрләшеп яткан булабыз. Элемтәләрне өзмичә саклап калуда, группа комсоргы буларак, минем җаваплылык өстән төшми шул.

Раяна белән моннан 65 ел элек Тубыл татар педучилищесын тәмамладык. (21 елда бу юбилейны да билгеләп үтәсе бар. Якты хыялларыбыз тормышка ашсын иде).

Бүгенге тормыш белән чагыштырганда уку елларында ач-ялангач булсак та, яшьлек елларыбыз сокланырлык иде. Безнең күңелләребез киң, йөрәкләребез дәртле булды. Изге ниятләребез тормышка ашып, язмышларыбыз да ялгышмыйча, сайлаган һөнәрләребезгә тугры калып, үз халкыбызга хезмәт күрсәтеп гомер юлларыбыз үтте һәм үтә бара.

Раянабыз яшь-яшеннән киң күңелле, тырыш, үзе матур һәм матур тавышлы, һәрвакыт ачык йөзле, туганнарына ярдәмчел, аралашучан булды. Тормыш кичергәндәге кайгы-югалтуларны да Раяна күңел төшенкелегенә бирешмичә зур сабырлык, түземлек белән кичерә алды. Билгеле, янындагы хәләл җефете Әхтәм Хәмит улының олы терәк булуы мөһим. Әхтәм Хәмит улын безнең өлкәдә белмәгән татар юктыр дип уйлыйм. Ул олы хөрмәткә лаеклы, татарның бәхетенә туган, аның өчен бетмәс-төкәнмәс изгелекле, игелекле эшләр башкарган шәхес. Халык улы белән яшәгәндә, гаилә учагын саклаган тугрылыклы иптәш, сабыр хатын була алды Раянабыз. Ул бервакытта да үзен түрә хатыны итеп күрсәтергә тырышмады, балаларын тәрбияләде, эшен эшләде. Җәйге йортларындагы матурлык, күз явын алырлык чәчәкләр һәрвакыт яшәргә көч-дәрт биреп торалар. Ничәмә-ничә уку йортлары һәм шәхси юбилейларда алар парланышып-шатланышып катнашып килделәр. Төмән-Тубыл арасында сибелеп яшәгән дусларны җыеп очрашуларга алып килү бурычы, билгеле, кемгәдер җизни, кемгәдер кияү, дус булган Әхтәм Хәмит улы өстенә йөкләтелгән эш иде. Күп очракларда безнең белән алыштыргысыз тел, көй-моң, музыка остасы Җәгфәр Касыймов Гөлшаты белән яныбызда бәйрәмнәребезне бизәп тордылар һәм торалар, Аллаһы Тәгалә рәхмәте төшсен үзләренә.

Күңел ачкан чакларда да
Кирәк син минем өчен,

Кайгы баскан чакларда да

Терәк син минем өчен,

– дип, иңне-иңгә куеп яшәп яталар Каюмовлар. Иң мөһиме, Раяна сердәшем яшь-яшеннән Аллаһы Тәгалә кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү рәвеше белән дә күпләргә үрнәк. Мин үз исемемнән һәм исән-сау курсташларыбыз исеменнән Раянабызны 85 яшьлек юбилее белән котлыйм! Чын йөрәктән чыккан теләкләремне яшәү дәртен сүндермичә, шатлык-сәламәтлекләр белән парланышып яшәүләрен дәвам итсеннәр дип теләп, Ходайдан сорап калам. Бу теләк-котлаулар курсташларың: Мөнир Үтәбаев, Исхак Исхаков, Рафаэль Нигмәдзянов (Ангарск), Рагиб Госманов, Габдрахман Мөхәмәтшин, Гөлнур Гыймранова, Мөслимә Хисмәтуллина, Раилә Теляшева, Галия Назыйрова, Бибиниса Гафурова, Лениза Әлмөхәмәтова, Галия Гатиятуллина, Флера Бәдретдинова (Комидан), Әминә Җаббарова (Омскидан), сеңелең Рәйханә, Флора Ногманова, класс-группа җитәкчебез Роза Бадретдиновна Моратова һәм башкалар исеменнән Вагай районының Маслау авылыннан сердәшең - РФ атказанган укытучысы

Рәшидә БАКИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836