Декабрь 2020 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
5 декабрьдә Төмән районы, Ямбай авылының Әхтәмов урамында боз мәйданчыгы ачылды.
Аның быел юбилей елы - 5 ел элек Радик Рәхимов үз инициативасы белән шугалак булдырды. Ел саен аны яхшыртып, җылы киенү-чишенү бүлмәсе, ут барлыкка килде. авыл халкы анда бик теләп йөри, рәхәтләнеп саф һавада шуалар, балалар уйныйлар.
Быел да, суыклар башлану белән, гадәттәгечә, Ямбай авыл Думасы депутаты Радик Рәхимов бу эшне башлап җибәрде. Аңа инде авыл Думасы депутаты Флорид Самкаев, ямбайлылар - Камил Хәйруллин, Александр Леднев, Рафил Хәйлиев, Илдар Усманов булыштылар. Мәйданчыкка килүчеләрне Яңа ел кәефе тудыра торган бизәүләр шаккатырачак. Шугалакта шуу бушлай һәм вакыт буенча чикләнмәгән. Кешеләргә яхшылык эшләү теләкләрегез өчен, рәхмәт сезгә, авылдашлар, уңышлар сезгә!
Авыл халкы исеменнән Альберт АЛТЫНГУЗИН,
Төмән районы, Ямбай авылы.