Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шыкча осталары ярыштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

45-6“Ветераннарга хөрмәт белән” өлкә проекты кысаларында “Илһам”, “Альянс”, “Оптимист” иҗтимагый оешмалары, өлкә иҗтимагый палатасы, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Төмән районы һәм Шыкча авыл хакимиятләре оештыруында Шыкча авыл мәдәният йортында өлкәннәр өчен тагын бер бик күңелле чара уздырылды. Шыкча авыл советына кергән Явызбы, Талмы Криводаново, Пышма авылларыннан киенеп-ясанып килгән кунакларның күбесе күргәзмәгә куяр өчен кул эшләрен, пешергән тәмле ризыкларын китергәннәр иде. Аларны авыл мәдәният хезмәткәрләре гармун моңы, җыр-биюләр белән каршылап тордылар.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны күп булды, һәркем үзенең иҗат җимешләрен махсус куелган өстәлләргә матурлап урнаштыра бардылар. Чараның тантаналы өлешендә өлкәннәрне узган бәйрәмнәр белән кабат котлап авыл хакимияте башлыгы Рәис Әминов һәм “Илһам” яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы рәисе Тимур Нигъмәтуллин чыгыш ясадылар. Алар һәркемгә сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләп, чараның өлкәннәр һәм яшьләр өчен дә мөһим булганын билгеләделәр, киләчәктә дә бергә, ярдәмләшеп эшләргә чакырдылар. Шул арада сәләтле, оста куллы хуҗа һәм хуҗабикәләрнең эшләренә бәя бирер өчен Тимур Нигъмәтуллин җитәкчелегендә жюри әгъзалары - “Оптимист” иҗтимагый оешмасы президенты Рәшит Хәмзин, Шыкча авыл мәдәният йорты хезмәткәре Роза Юсупова сайландылар. Алар үз вазифаларын үтәгәндә үзешчән артистлар кунакларга матур концерт программасын тәкъдим иттеләр. Башкарган җыр-биюләрне карап, төрле уен коралларында яңгыраган моңлы көйләрне тыңлап тамашачыларның кәефләре күтәрелде. Аннары җиңүчеләрне игълан иттеләр. Махсус бүләкләргә Наталья Булгакова, Фәридә Колчанова, Хафизә Колчанова, Халидә Юсупова, Хәния Лохманова һ.б. лаек булдылар. “Илһам” оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин: “Өлкәннәр өчен очрашып-күрешүләр, үзләренең осталыкларын халыкка күрсәтә алулары - үзе зур бәхет. Әйтәләр бит: “Сүз белән кешене үтереп тә, бөек эшләр башкарырга мәҗбүр итеп тә була”, - дип. Чынлап та, мондый очрашуларда алар күпме мактау, ихлас соклану сүзләре ишетеп, кәефләре күтәрелеп, яшәргә, иҗат итәргә көч алалар. “Ветераннарга хөрмәт белән” өлкә проекты үзенең эшен дәвам итә. Киләсе тукталыш Заводоуковск шәһәрендә булачак, әлегә төгәл вакыты билгеләнмәгән, якынча, декабрь яки январь айларында планлаштырабыз”, - дип сөйләде. Шул арада клуб хезмәткәрләре бай табын әзерләп, кунакларны өстәлләргә чакырдылар. Аннары өлкәннәр рәхәтләнеп җырлап, биеп алдылар. Алар әлеге чарадан зур канәгатьлек кичереп, оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп таралдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836