Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шыкча-урмышлы: туганлык һәм тәҗрибә

последние и лучшие новости искусства в мире

2-1Нәсел тамырлары Татарстан Республикасының Лениногорск районы, Урмышлы авылына барып тоташкан Төмән өлкә дәүләт төбәк мәгарифен үстерү институты доценты Рафаэль Гадиевка авыл мәктәбеннән семинарда катнашырга чакыру килеп ирешә. Хөрмәтле кунак зонакүләм “Заман таләпләре системасында музыка фәнен укыту, аның үзенчәлеге һәм үткәрү методикасы” гамәли-методик семинарында ачык дәрес тә күрсәтергә тиеш була. Чарада Лениногорски һәм Әлмәт районнарыннан, Лениногорски шәһәреннән музыка укытучылары катнашалар.

- Әти-бабаларымның туган җиренә бару минем өчен зур шатлык иде. Туганнарым белән күрешү, Урмышлы мәктәбендә зонакүләм семинарда катнашу бик дулкынландырды. Барлык кунакларны директор Резидә Сәхәбетдинова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Галия Урманова каршы алдылар, белем йорты белән таныштырдылар. Мәктәпнең бай музеенда әтием турында күргәзмә дә эшләгәннәр, мәктәп коллективы нәсел шәҗәрәсен дә әзерләгән. Резидә Имаметдин кызы чыгышыннан укытучылар һәм укучылар коллективының эше, уңышлары белән таныштык, - дип Рафаэль Галимҗан улы әлеге матур очрашу чарасының истәлекләре белән уртаклашты. – “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исемле очрашу кичәсенә туганнарым да килгәннәр иде: әтиемнең әтисе Мөхәммәтҗан бабайның улы Ярулла бабайның кызы Минәсма апаның уллары Фуат, Рөстәм һәм кызы Гөлгенә апа.Әтинең нигезендә Рөстәм абый белән тормыш иптәше Рузилә апа Хафизовлар яшиләр.

Соңыннан “Музыканың үзгәртү һәм тәэсир итү көче” темасына саф татар телендә ачык дөрес алып бардым. Музыка сәнгатенең тормыш белән тыгыз бәйләнештә булуын тирәнрәк аңлатырга тырыштым. Музыка тормыштагы бер кирәкле өлеш кенә булып калмыйчан, аның әһәмияте, рухи яктан тәэсир итү көче, үз-үзеңне аңларга булышуы, кешелеклелек хисен уятуы, кешелек дөньясына йогынты ясавы турында сөйләдем. Дәрес барышында һәр укучыга эмоциональ тәэсирен күзәттем. Бу сәнгать эчке культураны, зәвыкны арттырырга ярдәм итә. Бишенче класс укучылары дәрестә бирелгән материалларны зур кызыксыну белән тыңладылар, катнаштылар. Бигрәк тә Рәүф Адылов көе, Гөлшат Зәйнашева сүзләренә “Чишмә башы” җырын бик яратып башкардылар. Ни өчен бу җырны алырга булдым соң? Һәрбер кешенең чыккан урыны бар бит, чишмә башы бар! Минем чишмә башы Урмышлыдан башланган, бүгенге көнгә кадәр әтиемнең туган авылын сагынам. Андый матур авылны сагынмыйча булмый. Авылда барча халык татар телендә генә сөйләшә, укучылар ике кул биреп исәнләшә, ә Сабантуйлар ничек элекке гадәтләр белән үткәрелә. Бүләкләр җыю дисеңме, атлар җигеп, гармуннар тартып, җырлар җырлап - бик күңелле чарага әверелә! Тирә-якта искиткеч матур урманнар, таулар, чишмәләр... Исемнәре генә ни тора: “Мөтәй”, “Йөзлекәй”, “Пумала каен”, “Бабай” һ.б. Музыкаль авыл да икән, 30га якын гармунчы бар, диделәр. Элек 3 мәчет булган, хәзер бер мәчет эшли.

“Татар халык уен кораллары” темасына мастер-класста яңа музыка укыту технологиясе буенча балаларны курайда, сыбызгыда уйнарга өйрәттем. Соңыннан җыелышып татар халкының “Суда, суда” көен һәм “Туган тел” җырын уйнап та күрсәттеләр, бу ансамбльгә “Сәйдәш” дип исем куштык.

Укучыларның декоратив-гамәли сәнгать һәм методик күргәзмәләре, “Татар халкының милли киемнәре” практик дәресендә читекләргә милли бизәкләр төшерү дә бик кызыклы, файдалы иде.

Искиткеч семинар булды. Укытучылар Төмән өлкәсендәге укыту тәҗрибәсе белән танышуларына да шатландылар.

Әлегедәй очрашулар, башка төбәкләрдә семинарларда катнашу, тәҗрибә туплау эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәләр, практик яктан туктаусыз эзләнү белем бирү сыйфатын баетуга китерә. Ә инде туганлык җепләрен барлау – әйтеп бетергесез күңел тынычлыгы бирә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836