#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шыкчада авыл Сабантуе!

последние и лучшие новости искусства в мире

Шыкча авыл Сабантуе һәм Авыл көне Түре елгасы буендагы аланлыкта бәйрәм ителде. Шашлык, пылау сатучылар өчен дә урыннар билгеләнгән, як-якта тәм-томнар сату нокталары тезелеп киткәннәр, ниләр генә юк анда! Балалар төрле батутларда сикерделәр, уеннарда, бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәмнең ачылу тантанасында авыл хакимият башлыгы Рәис Әминов котлау сүзләре белән чыгыш ясап, актив авылдашлары һәм бергә гомер иткән парлар - Мөнирә һәм Әдип Гарифхановлар, Нурзидә һәм Шәүкәт Миннибаевлар, Галина һәм Пётр Богачёвларны Алтын туйлары белән котлап дипломнар, бүләкләр тапшырды. Төмән районы хакимияте вәкиле Андрей Кайзер да халыкны бәйрәм белән котлады һәм мактауга лаек булганнарга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шыкча мәчете имамы Нариман хәзрәт Гадиев сугыштан кайтмаганнарны искә алып һәм хәзерге вакытта безнең арадан киткәннәр рухларына дога кылды. Концерт программасын Салават Сабиров белән Альбина Кәримова ике телдә алып бардылар. Авыл бәйрәме дә булгач, яшь парларны - Регина һәм Фәнил Сәйфуллиннар (Талмы авылы), авылның иң өлкәннәре - Закирҗан Негомедзянов, Хаванур Мәүлетова, Сания Хәйруллина, Мансура Буранчина, Шәүкыя Дәүвәтбакова, Нина Сагидуллина, Рабига Сагидуллина, Мәгъфүрә Сөләйманова, Естафий Тайболин, Сәлиха Юмашева котлап, аларга тирән саулык, бәхетле тормыш теләделәр. Өч авылда туган нәниләр - Әнисә белән Альфред Зөлбохаровларның кызлары Альвина, Римма белән Азат Сәлиховларның уллары Әхтәм, Гүзәл белән Вилдан Латыйповларның кызлары Эвелинаны да бүләкләделәр. Ат чабышы - ул бәйрәмнең йөзек кашы. Ярышта төрле районнан катнашучы атлар буларак, урыннар ике төркемдә билгеләнде.   Кунаклардан 1 урын Карбан авылыннан килгән Рәшит Вәлитовның “Модница” исемле атына (жакей Катя Плотникова) бирелде. 2 урынга Төмән шәһәреннән килгән Мидхәт Ибраһимовның “Абрикос” исемле аты (Павел Патрухов), 3 урын Ямбай авылыннан килгән Нәҗи Фәйзуллинның “Орлик” исемле аты (Ринат Шәяәхмәтов), 4 урынга Индрәй авылыннан килгән Рамил Вәлишинның “Ложечка” исемле аты (Руслан Вәлишин) чыктылар. Авыл атлары арасында 1 урынга Шыкчадан Нуретдин Шәриповның “Граф” исемле аты (Илдар Колчаков) лаек булды. 2 урынны Шыкчада яшәүче Әнвәр Касыймовның “Гамби” исемле аты (Катя Плотникова), 3 урынны шулай ук Шыкчадан Гыйлемдар Замалутдиновның “Госпожа” исемле аты алдылар. Сәхнәдә көне буе җыр-моңнар өзелмәде. Концертта катнаштылар: “Салават күпере” бию ансамбле, “Шытыр-Шатыр” фольклор ансамбленең зурлар һәм нәниләр группалары, җырчылары - Илүсә, Илшат Габдуллиннар, Альбина Кәримова, “Авылдашлар” ансамбле, “Дрим” группасы, Ямбай авылы кунаклары - “Малцын”, Каскара посёлогыннан “Дуслык” ансамбльләре, Салаирка авылы үзешчән артистлары башкарган җырлар халык күңеленә аеруча ошады. Каскарада яшәүче Хисмәтулла Фәйзуллин үзенең яраткан баянында тезмә көйләр уйнап халык күңелен ачты. Өлкә һәм регионара конкурслары лауреаты, шулай ук Рәшит Ваһапов исемендәге “Татар моңы” фестивале лауреаты Рада Глазырина дип әйтүгә, авылдашыбыз алкышларга күмделәр, аның җырларына сагынганнар, күрәсең. Шигырь сөйләүче кызларыбыз - Илина Кирилова, Рузалина Латыйпова, Диана Юсупова, Ләйлә Хәйруллина һәм Ләйсән Гафурова иделәр. Әгәр дә спонсорларыбыз булмаса, бәйрәмнең яме, тәме дә булмас иде. Менә алар - ООО ”Удача” оешмасы вәкиле Сергей Пахомов, “ТФ-Мост отряд -36“ оешмасының генераль директоры Андрей Лазарев, ЗАО “Отделочник-20” оешмасы җитәкчесе Рафид Шумасов, “Төньяк халыкларының хәйрия фонды” җитәкчесе Тәкыйулла Шәрипов, ОАО ”Мальковское” оешмасының генераль директоры Владимир Илюшин, “Красная гвоздика” ял итү һәм сәламәтләндерү йорты җитәкчесе Сергей Фролов һәм Шыкча авылы халкының якын дусты Рөстәм Галимов. Аларга авыл хакимияте башлыгы Рәис Әминов һәм халык исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез Көн җылы, концерт дәртле, халык күп булганга, бәйрәм күңелле үтте.

Гөлсинә КОЛЧАКОВА, Төмән районы, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836