Октябрь 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Туган авылы турындагы кичерешләрне hәркайсыбыз да күңелендә йөртә дип уйлыйм. Безнең Шыкчада бәйрәмнәрне бик күңелле итеп үткәрәбез. Өлкәннәр бәйрәме дә зурлап, тантаналы рәвештә узды. Матур, бай ризыклы өстәлләр артында, олы яшьтәге әби-бабайлар, абый-апалар чәйләр эчеп, концерт карап күңел ачып кайттык. Мондый чараны оештырган авыл хакимиятенә, концерт әзерләүчеләргә, гомумән барсына да чиксез зур рәхмәт.
Бәйрәмебез моның белән генә чикләнмәгән икән. Безне тагын бер сюрприз белән оныкларыбыз шатландырдылар. 10 октябрь көнне китапханәдә җыелдык. Монда күбесе китап укырга яратучы әби-апалар иде. Яшь китапханәчебез Әлфия Хәмидуллина оештырган чара белән безне сөендерделәр. Әлфия апалары китап укырга яратучы балаларның күңелләренә ачкыч табып, дәртләндереп шундый кичә оештырган. Кунаклар викториналарда катнаштылар, төрле кызыклы уеннар уйнадык, табышмакларга җавапларын таптык. Балаларга да, өлкәннәргә дә бергә уйнап күңел ачу бик ошады. Балалар бик оста чыгыш ясадылар, бигрәк матур итеп, кунакларның күңелен тутырып Зилия Әминова шигырь сөйләде, Әлфир Хәмидуллин гитарада уйнап моңлы итеп жырлады. Бәйрәмебезнең икенче өлешендә тәмле чәйләр эчтек. Үзебезнең балачакларны искә алып, көлешеп-моңаешып, җырлашып та алдык. Берничә сәгать буена яшәреп, күңелләнеп ял итеп кайттык. Әбиләребез бик канәгать калдылар. Безне, өлкәннәрне, хөрмәтләгәннәре өчен Әлфия апабызга, укучыларга, аларның әти-әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Г. ПЕРВУШИНА. Төмән районы, Шыкча авылы.