Материалы

Син һаман да унсигездә кебек

последние и лучшие новости искусства в мире

3-8Әби-бабайлар әйтә торган “Раштуаның чатлама суык көннәрендә”, ягъни 6 январьда, нәкъ 65 ел элек, Ялутор районы, Кактамак авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, колхоз бригадиры Камил Борһанетдин улы һәм тыл хезмәткәре, алдынгы сыер савучы Минзифа Тәхәви кызы Хисамовлар гаиләсендә дүртенче бала - кече кызлары дөньяга аваз сала. Кыз балага әбисе Саҗидә һәм бабасы тәкъдиме буенча чын мөселманча “Суфия” дип исем кушалар. Әти-әнисе Суфияне эш сөючән, җир эшләрен башкарырга өйрәтеп, бик яратып һәм иркәләп үстерәләр.

Булдыклылыкны һәм эш яратуны, әгәр дә омтылыш булса, кешенең гомере буена үстереп була, ләкин әхлаклылыкны, намуслылыкны һәм мәрхәмәтлелекне гадәткә кертү - ата-ана бурычы. Кактамак башлангыч һәм Аслана урта мәктәпләрен уңышлы тәмамлагач та, Суфияның җирдән, авыл тормышыннан аерыласы килми. Әнисе урынында сыер савучы булып хезмәт юлын башлый. 25 ел буена көнне-төнгә ялгап бер ялсыз эшли, ял йортларының, санаторийның нәрсә икәнен белми. Тырыш һәм уңышлы хезмәте өчен күп тапкыр Мактау грамоталары, төрле премияләр белән бүләкләнә. Классташы һәм авылдашы Айсетдин Исламовның Ялутор авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлавын, армия сафларында изге бурычын үтәп кайтуын тугрылык белән көтә. 1976 елның ноябрь аенда бөтен авылны гөрләтеп туй ясыйлар. Гаять оста куллы механик, сунарчылыкны һәм балыкчылыкны яратучы Айсетдин белән Суфия 41 ел бергә Якут туйларын уздырып, дус булып куштирәктәй яшиләр. Кызлары Җәмилә һәм уллары Динисны кадерләп үстереп, укытып, олы тормыш юлына озаталар. Икесе дә әти-әниләренә икешәр киләчәк буын әгъзаларын бүләк итәләр. Нефть тармагында кыз - бухгалтер, ә егет эретеп ябыштыручы булып уңышлы эшлиләр. Кызганычка каршы, кеше тормышында да аяныч хәлләр булгалый шул. Айсетдин 61 яшендә генә озак авырудан соң Суфиясын, бала-чагаларын һәм мул тормышын калдырып мәңге кайтмас юлга китә. “Инде өч ел үтсә дә, төшләремдә күреп уянам, йөрәктә басылмый моң-сагыш. Минем язмышымда көткән бәхетем дә Айсетдин булды”, - дип бергә үткән гомерләренә горурланып сөйли Суфия. Семьясына, барлык балаларына булган мәхәббәтен саклап яши. Суфия Исламова-Хисамова җиңел булмаган крестьян эшләрен башкарып гомер кичерүенә карамастан, әле һаман да сөйкемле, йомшак күңелле, туганнарына, тирә-күршеләргә бик тә ихтирамлы, балаларына һәм оныкларына мөлаем. Матурлыгы белән дә әнисенә ошаган. Аның әнисенә дә халык «матур апа» дип кенә эндәшкән. Суфияны белгән-күргән кешеләр аның көн саен өч тапкыр колхоз сыерларын савып, җәен печән чабарга, кышын кура тулы үз хайваннарын, кош-кортларын һәм гаиләсен, балаларын тәрбияләргә өлгерүенә, ә шулай да һич тә ару-талуны белмәвенә сокланып карыйлар. “Ул һаман да унсигездә кебек”, дип әйтәләр. Суфия балаларына, гаиләсенә бар дөньяга булган керсез мәхәббәтенә хыянәтсез яшәвен дәвам итә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума