Материалы

Син уфтанма, көзләр килә диеп...

последние и лучшие новости искусства в мире

Унберенче сентябрьдә Кече Уват авылында туып-үскән кадерле сеңелем Мәүлиха Салих кызы Рәхмәтуллинаның юбилейлы туган көне.

Гомер көзләренә аяк басасың бугай, сеңелкәем. Көзнең көннәре төрле була. Кайчакта пыскак яңгыр сибәли дә сибәли. Ә менә шундый чакларда яңгыр тамчылары булып хатирәләр коела. Караңгы һәм дымсу көндә ниндидер яктылык эзли күңел. Таба ул аны. Бу – гомернең мәңге кояшлы ягында калган балачак хатирәләре.

...Еракта авыл зираты күренә. Ә аннан бераз гына атласаң – Карурманыбыз. Кып-кызыл сусыл җиләкләре белән безне һәрвакыт үзенә тарта иде ул. Андагыдай биек, зур урман агачлары башка беркайда да булмас иде кебек.

Җәен без аннан чәй кайнату, аш пешерү өчен корыган ботаклар йөкләп кайта идек. Без анда әниләргә, апаларга ияреп бара идек.

Ап-ак ромашкалар, сары, күк чәчәкләр үскән кырабызда аунап ятуларыбыз, зәп–зәңгәр күк йөзенә карап хыял диңгезендә йөзүләребез – мәңге күңелебездә калган хатирәләр.

Без зур гаиләдә үстек. Биш кыз, өч ир малай таптап үскән бәпкә үләнле ишек алды, һәрвакыт нәрсәдер эшләп йөрүче әни, аудан каяз йөкләп чыгып килгән әти бүгенгедәй күз алдында.

Туздан ясалган шул каязда эре-эре табан балыклары, үрдәкләр була иде. Кайчагында кулында төнбоеклар. Болары инде сөекле кызы Мәүлихасына. Без аннан бервакытта да көнләшмәдек. Әти аны бездән күбрәк яратадыр дип тә уйламадык.

Эссе җәй көннәрендә Мәүлихабызның башында яулык, өстендә җылы киемнәр, аягында пойма (киез итекләр) була иде. Бу аның сәер гадәтләреннән берсе.

Дүрт-биш яшьләренә кадәр ул бутылкадан сөт имеп йөрде. Сыерыбыз савылмаган чакларда, бидон тотып, сөт эзләп үзе чыгып китә иде. Әни пешергән тәмле ризыклар, конфетлар, я икмәк кисәге булса да бидонына салып китә, “бушка” аласы килмәгәндер үзенчә.

Тугыз сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, ул Тубыл медицина училищесына укырга керә. Хезмәт юлын Вагай районы, Меткә авылында башлый. Кыска гына вакыт эчендә үзен оста куллы медицина хезмәткәре итеп таныта. Меткә, күрше Сөләйман авылларында аны “Безнең докторыбыз” дип йөртәләр. Ә армия сафларыннан кайткан егет – Юрис Рәхмәтуллин беренче күрүендә үк: “Син минеке генә буласың”, – ди.

Тама-тама тамчы да таш яра бит. Бер-берсенә насыйп яр булгач, яшьләр туйлар ясап кавышалар һәм   Тубыл шәһәренә килеп яши башлыйлар. Тулай торакта бер бүлмәдә яшәгән гаилә берничә елдан дүрт бүлмәле фатирлы да була. Олы уллары Мараттан соң игезәк уллары Рөстәм һәм Руслан туалар.

Менә шунда башлана инде тормышның сынаулары. Яраткан эшеңне дә ташлап булмый. Район поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләгән Мәүлиханы кыенлыклар да куркытмый. Коллегалары һәм пациентлары арасында ул тиз арада хөрмәт казана. Тормыш иптәше Юрис бик иртә эшкә китә. Мәүлихага эшкә барасы, балаларны бакчага илтәсе дә үзенә генә кала.

Игезәкләрнең берсен бер кат аска төшереп, аннан икенчесенә күтәрелә. Шул арада төшереп куйганы елый-елый өскә күтәрелә башлый. Ә алар сигезенче катта яшиләр. Беренче елларда лифт та эшләми. Олысы Марат энекәшләрен дә уздырып елый. Кайтканда да шулай кайталар.

Мәктәп елларында әни кеше тагын да балалары белән бергә укый. Институтта укыганнарында да карап, күзәтеп кенә тора. Өчесе дә югары белем ала егетләр. Хәзер инде барысы да үз гаиләләре белән җитешле, матур тормышта яшиләр.

Ә Мәүлиха әле әби булып оныкларын да кайгыртырга өлгерә, эшендә дә эшләп тора. Юрис киявебез төньякта вахта методы белән хезмәт итә. Оныкларын бик сагынып кайта. Аның кайтуы балаларны, киленнәрне, оныкларны бер табынга җыюдан башлана. Мәүлиха белән Юрис Кече Уват авылына кайтып яшәргә дә җыеналар. Алар анда әти йортына бик матур ремонт ясаганнар, ишек алларын төзекләндергәннәр. Бу таныш та, таныш түгел дә йорттан әти үзе килеп чыгар да, безгә эш куша башлар, әни чиләген тотып сыерын саварга капкага юнәлер кебек...

Көтәләр авылдашлар аларның кайтуларын. “Тизрәк кайтыгыз. Син кайтсаң, безгә яшәргә өмет артыр иде, Мәүлиха”, – дип чакыра аны нигез күршебез Ураза апа да. Сазлар арасында урнашкан авылларда минем Мәүлиха сеңелем шикелле табиблар бик кирәк шул.

Төрле авылларга, шәһәрләргә таралып яшәсәк тә, юбилейлар, туйларга, бәйрәмнәргә җыелган чакларыбыз була. Барсын да үз кулына алып кем оештырыр дип уйлап та тормыйбыз. Безнең Мәүлихабыз һәрвакыт ярдәмгә килә. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә. Тормыш көзләрең, хәтта кышларың да тыныч, матур булсын. Җәйләрең җылы, тәрәзәләреңнең һәр өлгесе саен нур тулсын. Очар канатлар биргән улларыгыз, оныкларыгыз олыгайган көннәрегездә ярдәмнәреннән ташламасыннар. Сиңа олы терәк булып яныңда ышанычлы тормыш иптәшең Юрисең яшәсен. Олы юбилеең белән сине, безнең Мәүлихабыз!

Барлык туганнарың исеменнән апаң Галия АБНАЗЫРОВА,
Вагай районы, аусак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума