Материалы

“СМИротворец-2018”

последние и лучшие новости искусства в мире

44-11Бу көннәрдә Төмәннең “Восток” кунакханәсендә милләтара һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне яктырту буенча “СМИротворец-Урал” Х Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы программасының мөһим компоненты булып федераль экспертлар катнашында семинар үткәрелде. Аны милләтара журналистика гильдиясе, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты оештырды. Семинарны РФ Президенты каршында милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет әгъзасы, милләтара журналистика гильдиясе президенты, NAZACCENT.RU порталының баш редакторы Маргарита Лянге алып барды.

Ул регион журналистлары өчен югары дәрәҗәдә түгәрәк өстәл һәм мастер-класслар үткәрде. Ачык сөйләшү үз эченә практик бүлекне алды: кейсларны чишү, җиңүчеләр әңгәмәсен һәм башкасын.

Милләтара теманы яктыртучы матбугат чараларының 10 еллык эшләренә нәтиҗә ясалды. Экспертлар 2008-2018 еллар дәверендә иң якты, кызыклы эшләрне җыйдылар, анализладылар. Иң көчле эшләрнең авторларын ноябрьдә Мәскәүгә юбилейлы чарага чакырачаклар.

Пресс-конференциядә жюри әгъзалары белән бергә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев катнашты. Программа кысасында “Россия балалары” ачык күргәзмәсе үткәрелде. Кичен “Нефтяник” мәдәният йортында “СМИротворец-Урал-2018” конкурсының округ этабы җиңүчеләрен тантаналы рәвештә котладылар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума