#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Соңгы саубуллашу

последние и лучшие новости искусства в мире

Февраль башында без бик якын кешебез, яраткан туганыбыз Габдулла Нигъмәтҗановны соңгы юлына озаттык. Габдулла Кыштунлы авылында Гаҗилә һәм Мөхәммәтҗан Нигъмәтҗановлар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әниләре шатланып туя алмыйлар - балалары сау-таза, зиһенле булып үсәләр. Ләкин ул шатлык озакка бармый – Бөек Ватан сугышы башлана. Өч улларының сугышта корбан булулары турында “кара кәгазь” килә (Әнвәр абый яңа урта белем алган була). Дүртенче уллары – Мәгъсүм абый сугышта аягын калдырып, зур контузия белән кайта. Бишенче абый да сугыш кырында. Авыр хәсрәт эчендә яшәгән ата-аналарына Габдулла юаныч та, терәк тә, ярдәмче дә була.

Шуннан бирле ата-анасын үз канаты астына ала, тәрбияләп, соңгы юлларына озата. Шулай, зур гаиләдән сеңлесе Сафура белән икесе генә калалар – Армия хезмәтен үтәгәч, Төмәнгә күчә, өйләнә, хатыны Нуржиһан белән ике егет үстерәләр. Әтисе белән әнисен бер дә авырсынмыйча карый. Апасын озатырга килгәч, әни Габдуллага: “Рәхмәт, акылым, әти-әниеңне кадерләп тәрбияләдең”, - дигәч: “Апа, нигә миңа аның өчен рәхмәт әйтәсең, ата-ананы тәрбияләү - балаларның изге бурычы бит”, - дигән иде. Эшендә дә аны бик яраттылар, тимерне эретеп ябыштыручы булып эшләп, ялга киткәндә, зур бүләкләр, грамоталар, медальләр белән озаттылар. Сиксән дүрт ел гомеренең соңгы көненә кадәр туганнары, якыннарына кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Тол калган ике җиңгиләре - Роза апа, Саимәне ташламады. Һәрвакыт мәрхүм туганнары рухына 40 йәсин тутырды. Дөньяда яшәгәндә кешеләргә кылган изгелекләре, яхшылыклары үзенә әзер савап булып кайтса иде, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән ахыргы урыннары җәннәттә булса иде. Габдулланы озатырга килүчеләр бик күп булды. Аларга, Решетниково ягындагы каберстанда хезмәт күрсәтүче имамга, аның ярдәмчеләренә без бик рәхмәтле.

Җәмәгате Нурҗиһанга, уллары Фәрит белән Салаватка сәламәтлек, түземлек телибез. Нурҗиһанга онык-нәбәрәләренең уңышларына шатланып, калган гомерен балалары тәрбиясендә кайгы-хәсрәтсез яшәргә Ходай насыйп итсен.

Асия Әхмәдуллина, Нәркәс Нәбиуллина.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836