Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Социаль төзәтмәләр Россия гражданнарының хокукларын гарантияли

последние и лучшие новости искусства в мире

26-6Конституцияне үзгәртү - 2020 елның иң мөһим сәяси вакыйгасы. Россиялеләрнең 80 проценты төзәтмәләрне хуплады. 25 июньнән 1 июльгә кадәр илнең төп законына төзәтмәләр кертү турында Гомумроссия тавыш бирү узачак.

Вагай авылында яшәүче пенсионер Сәлиха Хәбибулла кызы Надеина РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча булачак тавыш бирү турында үз фикерен белдерде.

- Мин Россия Конституциясенә кертелгән төзәтмәләрне игътибар белән өйрәндем. Битараф кешеләр юк дип уйлыйм. Тормышыбызның сыйфаты тавыш бирү нәтиҗәләренә бәйле булачак. Илнең Төп Законында элек тә кешенең сүз ирегенә, хезмәткә, бушлай укуга, медицина хезмәте күрсәтүгә хокуклары гарантияләнә иде. Тәкъдим ителгән төзәтмәләрдә бүген безнең социаль хокукларыбыз төгәлрәк күрсәтелгән. Тавыш бирсәк, язмыш өчен әһәмиятле документта ил гражданнарының социаль гарантияләре закон белән ныгытылачак.

Төзәтмәләрдә россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга кагылышлы статьялары күңелемә якын. Мин Вагай районының халыкны социаль яклау органнарында 20 ел эшләдем. Соңгы 15 елдан артык Вагай районының халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры булдым. Безнең үзәк, беренче чиратта, аз керемле гражданнарга хезмәт күрсәтте.

75 статьяга РФдә гражданнар хезмәтен хөрмәт итү һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итү турында өстәмәләр кертелде. Дәүләт тулаем ил буенча хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән ким булмаган минималь хезмәт хакы күләмен гарантияли.

Биредә шулай ук Россиядә гражданнарны пенсия белән тәэмин итү системасы формалаштырыла, аның нәтиҗәле эшләве хуплана, шулай ук пенсияне елына бер тапкырдан да ким булмаган индексацияләү гамәлгә ашырыла, диелә.

Төзәтмәләрдә мәҗбүри социаль иминиятләштерү, гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтү һәм социаль пособиеләрне һәм башка социаль түләүләрне индексацияләү гарантияләнә. Болар барысы да гражданнарның иминлеген арттыруга ярдәм итәчәк.

Болар барысы да кешеләр мәнфәгатьләрендә, гарантияләрне һәм аларның лаеклы тормышка хокукларын ныгыту өчен башкарыла.

Фатыйма ВӘБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836