#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сокланырлык укытучы гомере

последние и лучшие новости искусства в мире

28-5Кеше гомерен үлчәүләргә салып үлчәмиләр, эшләгән гамәлләрен бизмәннәргә салып тикшермиләр. Гомер мизгелләре кеше хәтеренең тирән бер почмагында серле сандык кебек урын ала да, ак карлар булып чәчләргә куна, язмыш сукмаклары булып йөзләргә уела. Ничек яшәсәң дә, нинди эшләр кылсаң да, бер генә адәмне дә читләп үтми бу гомер дигәннәрең. Язмыш кеше юлларында кемнәр белән генә очраштырмый да, кемнәр белән генә аралаштырмый. Шуларның кайберләре онытылып юкка чыга, кайберләре үрнәк, тормыш девизы булып сине гомер буе озата бара.

Үзенең изге гамәлләре белән үрнәк күрсәтүче шундый кешеләрнең берсе, бүгенге көндә Төмән районы, Шыкча авылында гомер итүче Мөнирә Ибәтулла кызы Гарифханова.

30 июньдә гаҗәеп һәм күпкырлы кеше, зур хәрефтән Укытучы, тәҗрибәле җитәкче, иренең тугры хатыны, өч баласының газиз анасы, дүрт оныкларының, бер оныкчыгының игътибарлы, олы йөрәкле әбиләре һәм кадерле, сөйкемле хатын-кыз Мөнирә Ибәтулла кызы үзенең юбилейлы туган көнен билгеләп үтте.

Мөнирә Ибәтулла кызы искиткеч шәхес: ана булуында үзен тормышка ашыра алган гаҗәеп хатын-кыз, башкаларның уңышларына һәм җиңүләренә чын күңелдән шатлана, тирә-юньгә яктылык һәм мәхәббәт бүләк итә торган кеше, көчле һәм уңышлы җитәкче.

Мөнирә Ибәтулла кызы үзенең педагогик юлын Яркәү районының Бурбар сигезьеллык мәктәбендә башлаган. Тубыл педагогия институтының яшь һәм энергияле чыгарылыш укучысы, һөнәре буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы шунда ук үзенең педагогик юлын мәктәп директоры урынбасары ролендә башлап җибәрә. Ул үз вазыйфаларын бик яхшы башкара һәм Бурбар мәктәбендә алты ел тәҗрибә туплаганнан соң, аны Төмән районы халык мәгарифе бүлегенә күчерәләр. 1971 елда да Төмән районының Шыкча урта мәктәбе яңа завучны ачык йөз белән каршы ала. Акыллы һәм таләпчән җитәкче укытучыларның методик берләшмәләре эшен оештырып җибәрә. Башка мәктәпләрдәге коллегалары белән бик теләп тәҗрибә уртаклаша. Басынкы тавышы, җылы карашы белән теләсә нинди үтенечләргә җавап бирү, кыска вакыт эчендә проблемаларны хәл итү – Мөнирә Ибәтулла кызының хезмәттәшләре белән нигез итеп кабул ителгән эш форматы. Ул укучы яки укытучы булсынмы, кешеләрне кадерли белә, укучыга аерым хөрмәт белән карый һәр бала яхшы кеше була ала дип ышана һәм һәр тәрбияләнүчесенең җиңүен һәм кайгысын йөрәгенә якын кабул итә.

Табигатьтән Мөнирә Ибәтулла кызы хезмәттәшләренә һәм укучыларга гына түгел, барыннан да элек үз-үзенә таләпчән. Үзе җыйнак, энергияле булгач, ул кешеләрдә дә шул ук сыйфатларны бәяли. Педагогика һәм психология, методика һәм дидактика өлкәсендә күпьяклы белемнәре мәктәп укытучыларына һөнәри үсешләрендә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

Мөнирә апа авыл балаларын фидакарьлек белән укыта, аларга бай рухи әдәбият дөньясын ачып, мөстәкыйль фикерләү омтылышын тәрбияли. Ул укучыларның яраткан укытучысы. Шуңа күрә бүгенге көндә мәктәпне тәмамлаучылар һәм аларның әти-әниләре Мөнирә Ибәтулла кызыннан алган тирән һәм ныклы белемнәре өчен рәхмәтле.

Мөнирә апаны бай эрудиция, югары интеллект, коммуникатив сыйфатлары башкалардан аерып тора.

Бүгенге көндә Мөнирә апа тормыш иптәше Әдип Хәким улы Гарифханов белән лаеклы ялда. Ирле-хатынлы алар Шыкча авылында барысына да үрнәк гаилә. Әдип абый «Вакыт һәм үзем турында» (2010 ел) дигән китабында үзенең булачак мәхәббәте белән очрашуын сурәтли: «Тубыл - минем өчен якын шәһәр, чөнки нәкъ менә шунда мин үземнең мәхәббәтемне, тормыш иптәшем һәм өч баламның әнисе - Мөнирә Ибәтулла кызы Гомәрованы очраттым. Берәү дә аны әткәсе исеме белән атарга уйламаган иде ул вакытта. Ул искиткеч кыз, тугызынчы сыйныф укучысы, активист һәм гади чибәркәй иде. Пөхтәлеге, тыйнаклыгы һәм күңеллелеге белән аерылып торды. Көрән мәктәп формасы һәм ак алъяпкыч аның фигурасында искиткеч матур күренә иде. Мәктәптән соң Мөнирә Омскига китә, заводта контролер булып эшли, аннары кайта һәм Тубыл педагогия институтын тәмамлый. 1965 елда без өйләнештек һәм шул вакыттан бирле без бергә».

Мөнирә Ибәтулла кызы бик күп шәһәрләрне йөреп чыга, рус язучыларының мемориаль музейларында була. “Безнең гаиләдә өч бала. Кызыбыз Фәридә Төмән университетын тәмамлады, төзелеш оешмасында эшли. Икенче кызыбыз Алсу, инженер-төзелеш академиясен тәмамлаганнан соң, экономист булып эшли. Улыбыз Азат - Екатеринбург хәрби янгын сүндерү-техник училищесында укыды, аның хәрби дәрәҗәсе - полковник», - дип әйтә Мөнирә апа. Оныгы Тәнзилә әбисе юлыннан атлап, укытучы һөнәрен сайлый.

Мөнирә Ибәтулла кызы тырыш хезмәте өчен РФ мәгариф отличнигы исеменә лаек була, күптөрле район һәм өлкә Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Бүгенге гомер бәйрәменең ак карлардай, ефәк тасмалардай, җимешле җәйләрдәй чорына кергән мизгеле белән Мөнирә апаны чын күңелдән котлыйбыз. Гаилә нигезе һәрвакыт нык булып, тормыш сынаулары артык бәрелмичә, сикәлтәле юллары очрамыйча, укучыларының җылы карашын, ягымлы сүзләрен, изге гамәлләрен күреп күңел рәхәтлеге кичереп гомер итәргә насыйп булсын.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836