Материалы

Солдат хәбәрсез югалмаган

последние и лучшие новости искусства в мире

42-9Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны эзләү эше бүген дә дәвам итә. Соңгы елларда солдат җәсәдләрен табу, аларны күтәрү буенча шактый эшләр башкарылды. 2019 елның 30 июнендә Ленинград өлкәсенең Колпино шәһәреннән ерак түгел эзләнү экспедициясе барышында күтәрелгән Бөек Ватан сугышының һәлак булган солдаты Назыйр Басыйр улы Баязитовның җәсәде Төмән шәһәренең Хәтер мәйданында якыннарына тапшырылгач (“Яңарыш”, №39, 27.09.2019), туган авылы Күкрәндегә озату тантанасы Тубыл районы, Кутарбитка авылында да булды.

Сугыш бурычын үтәгән якташыбызны искә алу өчен Төмән, Тубыл шәһәрләреннән килгән авылдашлары, Кутарбитка һәм күрше-тирә авылларда яшәүчеләр, җирле һәм район хакимияте вәкилләре, мәктәп укучылары, ветераннар авыл обелискы янына җыелдылар. Россия Федерациясе, Төмән өлкәсе һәм Тубыл районы флагларын кертү хокукы Байкалово урта мәктәбенең “Спартанец” кадетлар сыйныфы укучыларына бирелде. Тынлыкта дәүләт гимны яңгырады.

Митингны ачып, район башлыгы Юрий Батт бу көнне дулкынландыргыч дип атады.

- Сәламәтлекләрен аямыйча, кемнеңдер әти-бабаларының исемнәрен кире кайтаручы эзтабарларга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Эзтабарларның мондый эшләренә тиешле бәя бирергә кирәк, чөнки сугыш барган урыннарда күмелмәгән солдатлар аз түгел әле. Геройларга мәңгелек дан! - диде ул. Аның сүзләренә Кутарбитка авылы башлыгы Светлана Каммерцель дә кушылды.

Сугыш елларында Күкрәнде авылыннан фронтка 120дән артык кеше китә, 44е өйләренә әйләнеп кайта. Дүрт-биш ир-атны озаткан гаиләләр дә бар. Бу саннарны һәлак булган солдатның якташы, отставкадагы эчке органнар полковнигы Әкрәм Ибраһимов та чыгышында билгеләп үтте. Ул рядовой Баязитовның сөякләрен - 70 елдан артык вакыт узгач эзләп тапкан очракны уникаль дип саный.

Назыйр Басыйр улы Баязитовның оныклары һәм оныкчыклары исеменнән җавап сүзе белән Әлфия Хәбибуллина һәм Диләрә Назарова чыгыш ясадылар. Әлфия хәбәрсез югалган бабасы турында әти-әнисеннән ишетсә, Диләрәгә Сатимә әбисе сөйләгән була.

- Ул әтисенең кайда югалганын да белми иде бит. Телевизор экраныннан солдат сөякләрен күтәрүләрен күрсә, бәлки, әтиемне дә табарлар әле, дип өметләнә иде, - дип ачынып сөйләде Диләрә. Назыйр Басыйр улының олы кызы Тәнзилә һәм улы Рәис тә әтиләрен күрү хыялы белән яшәделәр. Кызганычка каршы, алар бик иртә вафат булдылар. Әбисе сөйләгәннәрдән, Диләрә бабасының бик акыллы, белемле, оста гармунчы булганын белә иде. Кече улы Рәис тә гармуннан аерылмады. Аның юлыннан балалары китте, бүген оныкчыклары да гармунда уйный. Н.Баязитовны туган авылы Күкрәндегә бик кадерләп, залплар белән, 1941 елның августында повестка алып, авылдашлары белән шул ук елга-канал буйлап киткән су юлы белән - моторлы көймәдә озаттылар.

Бабайны кызы Сатимә апаның (мәрхүмә) йортына алып кайттылар.

Авылда митинг Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында үтте. Тантаналы озату чарасын авыл мәчете мулласы Күчем Гайсин ачты. “Хөрмәтле авылдашлар, кунаклар! Безнең өчен бүген шатлыклы да, кайгылы да көн. Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга тиздән 75 ел тула, ләкин аның кайтавазы әле бүген дә сиздереп тора. Күпме якташларыбыз яу кырында ятып калганнар. Авылдашыбыз Назыйр Басыйр улының гаиләсенә дә “Хәбәрсез югалган” дигән кара кәгазь килгән була. Һәм менә 78 елдан соң, эзтабарлар ярдәме белән, аңа туган авылына әйләнеп кайтырга насыйп булды. Без герой алдында башыбызны иябез”, - дип бер минут тынлык игълан итте. Мәктәп укучылары һәм укытучылары сугыш турында эчтәлекле итеп шигырьләр сөйләделәр, Фәрит Ермышев һәм Рәшит Атульшинныд геройга багышлап язган шигырьләрен Күчем Гайсин һәм Сетово авылыннан килгән Зөләйха Янбаева укыдылар. Назыйр Басыйр улының якын туганы Наил Баязитов, оныклары исеменнән Альберт һәм Ринад Баязитовлар эзләнү отрядларына, хәрби комиссариат вәкилләренә, якташларына, бабаларын туган якларына кайтаруда зур эш башкарганнары өчен, рәхмәтләрен белдерделәр.

Ватанына тугры солдат өчен сугыш тәмамланды. Аның йөрәгендә туган авылына карата мәхәббәт зур булгандыр, үлем дә, вакыт та, ераклык та киртә була алмады, Аллаһы Тәгалә аңа туган җирендә тынычлык табарга мөмкинлек бирде. Җәсәде мөселман йолаларына туры китереп, хөрмәт белән туган туфрагында җирләнде.

Зираттан соң авыл мәчетендә Назыйр Басыйр улы рухына багышлап аш үткәрделәр, Коръән-догалар укып, садакалар өләштеләр.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума