#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Солдатны авыл белән каршыладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

28-5Армиядән хезмәт итеп кайткан солдатны каршылау – егетләрнең үзләре, әти-әнисе һәм авылдашлары өчен дә бик күңелле мизгел ул.

Бу көннәрдә Ялутор районы, Күлавылда яшәүче Калиевлар гаиләсендә зур шатлыклы вакыйга булды - Төньяк флотында хәрби хезмәтен төгәлләп, физик яктан ныгып, уллары Илмир туган йортка исән-сау кайтып керде. Кече сержантны лаеклы рәвештә каршылар өчен күп санлы туганнары Аслана күчмә мәдәният комплексы артистларын чакырып, һәркемнең күңелендә гомергә сакланырлык очрашу кичәсе оештырдылар.

Ильяс Бакиев җитәкчелегендә мәдәният комплексы хезмәткәрләре туган йортын, әти-әнисен, якыннарын сагынып кайткан егетне сынап, төрле ярышлар, конкурс-викториналар оештырдылар. Шул ук вакытта солдатның туганнары кунакларны бай табынга чакырып, тәмле ризыклар белән сыйладылар. Солдат белән күрешергә туганнары, дуслары, сыйныфташлары күрше авыллардан да килделәр. Бәхетле ата-ана улларына карап сөенеп туя алмадылар. Илмирга хезмәте турында да сөйләргә туры килде. Ул булачак солдатларга киңәшләр бирде, ил каршындагы бурычларын лаеклы рәвештә үтәп, сау-сәламәт кайтуларын, ә кызларның егетләрне көтүләрен теләде. Бәйрәм кичәсе күңелле җыр-биюләр, уен-көлкеләр белән үрелеп барып, кичен дискотека белән тәмамланды.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836