#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сорауларга җавап

последние и лучшие новости искусства в мире

Редакциябезгә килгән хатта: “Минем дин әһелләренә бер соравым бар. Шуңа җавап бирүләрен сорыйм. Ул мәчеткә җомга намазына йөрү-йөрмәү турында. Белә торып җомга намазына өч мәртәбә бармаган очракта, ул кеше монафикъ, диелгән китапларда. Ә монафикъ минем өммәтемнән түгел, дигән Рәсүлебез (с.г.в.) Ә аш мәҗлесләрендә түргә утырып, шул кешеләр теләк теләп Коръән укыйлар. Шушы эш дөрес буламы? Аллаһы Тәгалә андый кешене сөймәм, дигән. Без андый кешедән укытып гөнаһлы гына булабыз микән? Монафикъның укуы да, теләгән теләге дә кабул булмас, дигәнне дә китаптан укыганым бар. Кайсысы дөрес? Нишләргә? – диелгән.

Шул хат буенча элекке өлкә мөселман Диния нәзарәте җитәкчесе, хәзер Төмән шәһәренең “Җәмигъ” мәчете рәисе, имам-хатыйбы сорауларыбызга җавап бирүне Коръәннән сүрәләр укудан башлады.

Җомга намазына йөргән кеше атна дәвамында кылган гөнаһларыннан чистарына, кечкенә гөнаһлары бетә. Зур гөнаһтан исә тәүбә итү зарур, юкса ул кичерелми.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Сәбәпсез беррәттән өч җомга намазын калдырган кешенең калебенә мөһер сугылыр, аның гөнаһысын һич нәрсә юа алмас. Ул монафикъ булыр. Җомгага бармыйча, ашка бару ул - дин исламнан булмас”, - дигән. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә аның укыганын да, теләкләрен дә кабул итмәс.

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләреннән күренгәнчә, җомга – бөтен көннәрнең патшасы. Ул Корбан һәм Ураза бәйрәмнәреннән дә өстенрәк һәм бик күп фазыйләтләргә ия. Мәсәлән, җомга көнне Адәм (с.г.в.) дөньяга килгән, аның җәннәткә керү, җәннәттән чыгу вакыты булып та җомга санала. Җомга көнне зур көчкә ия вакыт аралыгы бар. Укыган догаларыбыз, теләгән теләкләребез шул сәгатькә туры килсә, пәрдәсез кабул кылына. Әмма, аның кайсы вакытта булганын билгеләү бик авыр, Аллаһы Тәгалә моны яшергән. Кыямәт көне дә җомга көне булачак. Әгәр дә җомга көнне безнең догалар ирешсә һәм адәм балалары җан бирсәләр, аларга кабердә сорау газабы янамый.

Җомга көнне намазга бару – ирләр өчен ваҗиб гамәл. Хатын-кызлар өйлә намазын өйдә укысалар да дөрес. Җомга көнне намаз уку кебек хөтбә дә ваҗиб.

Аны сөйләү һәм тыңлау мөселманнар өчен үтәлергә тиешле гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: Бөтен җир йөзендәге байлык 2 рәкагать намазга тормас, дигән.

Әгәр дә госел коенып, берәү иң беренче мәчеткә барса - бер дөяне садака иткәндәй булыр.

Форсаттан файдаланып, җомга намазы кагыйдәләрен искә төшереп китик.

Җомга вакыты кергәч, иң әүвәл азан әйтелә. “Шул вакыт дөнья эшләрегезне ташлап, мәчеткә ашыгыгыз”, - ди Пәйгамбәребез (с.г.в.)

Дүрт рәкәгать җомга намазының сөннәтен укыгач, икенче азан әйтелә һәм имам вәгазь белән хөтбә сөйли башлый. Ул ике өлештән тора. Арасында имам утырып ала, дога кылына һәм хөтбәне дәвам итә. Вәгазь һәм хөтбә төгәлләнгәч, камәт төшерелеп, ике рәкәгать җомга намазының фарызы укыла. Сәлам биргәч, мөселманнар дүрт рәкәгать сөннәт намазына күчәләр. Аннары дога кылып, намазны төгәллибез.

Җомга намазына җәяү бару да хәерле, диләр. Бу хакта Коръәни Кәримнең “Йәсин” сүрәсендә әйтелә. Анда Аллаһы Тәгалә: ”Без сезнең адымнарыгызны санап торабыз. Адымнарыгыз күбрәк булган саен, күбрәк әҗер алырсыз”, - диелә. Мәчеткә җомга намазына килгән һәр адым санала һәм һәркайсы саен изгелек языла, кешенең гөнаһлары кичерелә.

Галимҗан хәзрәт, җомга көнне бернәрсә эшләргә ярамый, диюләре дөресме?

Җомга көнне иң хәерле вакыт икенде намазыннан алып ахшамга, ягъни кояш баеганчы. Шушы вакытта күбрәк дога уку, зикер кылу зарур. Җомга көнне бернәрсә эшләргә ярамый, дигән сүз юк. Бу көнне кер юарга да, ашарга пешерергә дә, урамга чыгарга да рөхсәт ителә.

Җомга көнне бөтен мөселман илләрендә дә ял итәләр. Бу кешеләр күбрәк дога кылсын өчен эшләнә.

Галимҗан хәзрәт Коръән китабын гарәп телендә укый барды һәм аны тәрҗемә итеп сорауларга җавап бирде.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, киләчәктә дә нинди сорауларыгыз бар, языгыз. Ә безнең җавап бирерлек дин әһелләребез, Аллага шөкер, бар.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836