#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2014
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сорокино авылы

последние и лучшие новости искусства в мире

21-6Сорокино авылында элек рус-чуваш милләтләре яшәгәннәр, шуңа күрәдер, авылның татар исеме юк. Советлар чорында өлкәбездә күп кенә авыллар бетерелде. Шулар арасыннан Биктәр авылы халкы да, Сәет авылыннан да байтак гаиләләр Сорокинога күченеп килгәннәр. Бүгенге көндә әлеге авылыбыз татарлар яшәгән авылга әйләнеп бара. Авыл зур гына - хакимиятле, урта мәктәбе, медпункт, кибетләре эшләп тора. Авыл кырыенда зур гына пилорама, техникалар, тау хәтле өелгән бүрәнә-такталар күренә. Ул авыл халкын азмы-күпме эш урыны белән тәэмин итә. Тубыл трассасыннан уңга борылгач, авылга ерак түгел, берничә минутта килеп җитәсең. Юл буйлап газ кертү эшләре бара.

Мәктәп һәм туган тел

“Авылның киләчәге – мәктәп”, - дибез. Чыннан да шулай бит, мәктәбе булган авылда балалар да бар, яшьләр дә төпләнәләр.

Сорокино гомуми белем бирү мәктәбендә 61 укучы укый. Укытучылар коллективы 11 кешедән тора.

Сәет авылында туып-үскән, Тубыл педагогия институтын тәмамлаган физика-математика һәм информатика укытучысы, завуч, соңгы өч елны мәктәпне җитәкләүче Әнвәр Кәлимулла улы Хәлилов белән очраштык. Әнвәр әфәнде 5нче буын укытучылар династиясеннән: әнисе – Зөһрә Мөниф кызы, әтисе - математика укытучысы, бабалары ике яклап укытучылар, алар икесе дә фронтта сугышта булганнар. Төп бабасы - Тубыл губернасының соңгы имамы Хәлил хәзрәт, апасы да укытучы.

Мәктәптәге укучыларның 6сы - рус, берничәсе чуваш милләтеннән, 50ләп бала татар икән. Коллективта барысы да диярлек югары белемле укытучылар: С.Н.Тагильцева - математикадан, Г.Н.Фәрхетдинова рус теле укытучысы һәм директор урынбасары, Р.Х.Сәлиманова - рус теле һәм әдәбиятыннан, С.В.Количева - биология, география, химия фәннәреннән белем бирәләр, Т.Х.Алеева тарих һәм музыка дәресләрен алып бара, Д.Ә.Галеева - хезмәт һәм рәсем дәресләре, В.З.Яхина һәм О.А.Ковин - башлангыч класс укытучылары, М.Т.Вахитова чит ил телләреннән укыта, О.Ә.Хәбибуллина физкультура дәресләрен алып бара.

Директор белән әңгәмә корганыбызда Әнвәр Кәлимулла улы:

- Безнең мәктәптә татар теле дәресләре укытылмый, ул түгәрәк рәвешендә генә алып барыла, - диде.

- Ни өчен укытылмый? – дигән соравыма:

- Балалар мәктәптә татар телен укысыннар өчен ата-аналар директор исеменә гариза язарга тиешләр, - дип аңлатма бирде Әнвәр әфәнде.

Бу түгәрәкләрне Венера Зәкәрья кызы Яхина алып бара икән.

- Түгәрәкләрдә кул эшләре белән шөгыльләнәбез. Татар телен өйрәнергә балаларның да, ата-аналарның да теләкләре юк, - диде Венера ханым.

Сәет авылындагы мәктәп тә Әнвәр Кәлимулла улы җитәкчелегендә эш итә, ягъни Сорокино гомуми белем бирү мәктәбенең филиалы булып тора. Ә анда татар теле дәресләре укытыла.

Телне белү, ата-анадан, мәктәптән башлана бит. Ана теле - зур хәзинә дип күп сөйлибез. Ә шушы хәзинәбезне саклап, балаларыбызга тапшыру өчен ни дә булса эшлибезме соң?! Бүгенге тормышта ана телебезне саклап калу өчен, беренче чиратта, гаилә җавап бирергә тиеш. Ләкин балалар бакчасы да, мәктәп тә, җирле халык ихтыяҗларын үтәп, милли телләрдә укытуга игътибарын арттырырга тиеш. Татар авыллары мәктәпләрендә татар укытучылары татар балалары белән мәктәптә дә, урамда очрашкач та, рус телендә исәнләшәләр, сөйләшәләр. Бу инде үз милләтеңне, телеңне санга сукмау була. Картлык көнебездә бер чынаяк суны балаларыбыздан рус телендә сорап ятарга калмагае. Татар халкын көчләп чукындыру, авылларда мәчетләр яндырылу, татар хатыннарын көчләп руска бирү, татар муллаларын үтерү, ату заманында да телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калдык. Ә без бүгенге уңай мохиттә үз теләгебез белән телебездән ваз кичәбез. Һәр татар кешесе үзе белгән телне балаларына һәм оныкларына тапшырып калдырырга тырышсын иде.

Телне бергәләп кайтарсак кына

Яркәү районының Сорокино авылына барганыбызда, урамда очрашкан татарларның бер-берсе белән “Здравствуйте”, - дип исәнләшүләренә шак каттык. Төмән тирәсендә дә андый авыллар юк түгел, мәсәлән, Ямбайда бик нык күзгә чалына. Шәһәрдән шактый еракта урнашкан Сорокино авылында милли рух сүнә барганы, балалардан башлап әбиләргә кадәр рус телендә сөйләшүләре, әлбәттә, безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Берничә йортка да кереп чыктык. Өйдә әби-бабай тирәсендә бакча яшендәге өч-дүрт онык уйнап йөри. Йорт хуҗалары безнең белән татар телендә, ә оныклар белән русча сөйләшәләр. Сер түгел, үземнең оныклар да байтак, вакыты белән русча сорау бирсәләр, онытылып китеп рус телендә җавап биргәнемне сизми дә калам. Әмма, еш кына аларның татар милләтеннән булуларын, милли байлыкны, милләт кадерен күңелләренә сеңдерергә тырышам. Яисә, 3-4ен бергә җыеп, татар теле дәресләре оештырам. Яшь тал чыбыгы кебек бөгелә торган чаклары, нәрсә өйрәтсәң – шуны сеңдерәләр. Тик, шунысы кызганыч, аена бер-ике генә күрешәбез шул. Кешене гаепли башлаганчы, иң беренче үзеңне тикшер, диләр. Сорокинодагы тел проблемасын читтән күреп, үземә дә тәнкыйть дәресе алдым.

Көн саен әбиләре янына китерелүче оныклар хакында шуны әйтер идем, әбиләре алар белән туган телдә сөйләшсәләр, телне өйрәнеп, чын татар баласы булып үсәргә мөмкинлекләре бар әле. Тик әбиләре генә моны онытмасыннар иде. Без дә өйрәтмәгәч, кем өйрәтсен? Чөнки татар кешесенең аңында, фикер үсешендә, гамәлендә миллилек беркайчан да сүнмәскә тиеш. Әгәр аны сүрелдерәбез икән, барысын да яңадан башларга туры киләчәк. Ә моны тарих күп тапкырлар исбатлады инде.

Син татар булып тугансың икән – уеңда, телеңдә, динеңдә милләт фикере чагылыш табарга тиеш. Бу табигый хәл, татардан башка милләтләр бу канунны бозмыйлар. Чегән, азәрбайҗан, үзбәк, казах һәм тагын меңләгән милләт халкы иң башта ана теле - туган телне, аннары гына кирәкле телне өйрәнәләр. Ә безнең балалар татар булып туалар да, башка милләт мәнфәгатьләрен кайгырта башлыйлар.

Әгәр дә шулай була калса, шул чорда телен, тарихын, гореф-гадәтләрен белмәүче, ике милләт арасында адашып йөрүче балаларыбыз, ике дә уйлап тормыйча милләтен, иманым камил – “русский” дип яздырачаклар. Киләчәкне уйлап, шулай була күрмәсен дип, хәзердән үк йөрәкләр әрнеп, күңелләр сыкранып китә. Мөмкин кадәр булган уйларым-фикерләремне сезнең игътибарга җиткерергә тырыштым. Калганын, хөрмәтле укучым, үзең уйла. Бүген тел, дин, милләт, шәхес иреге, әхлак тәрбиясе, милләт киләчәге җитди фикерләшүне сорый.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836