#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Социаль йолдыз” исеменә ия булучы

последние и лучшие новости искусства в мире

26-5Төмән шәһәр хәйрия фонды үсешенең 20 еллыгы уңаеннан игълан ителгән бәйгедә Анастасия Горбейның “Нур” регионара татар мәдәниятен үстерү иҗтимагый фонды президенты Фәридә Сәгатәтдин кызы Бабина турында язган проекты югары бәя алып, Фәридә Сәгатәтдин кызы “Киң әйләнеш” (“Шире круг”) номинациясе буенча “Социаль йолдыз” исеменә лаек булды. Чын күңелдән аны уңышлары белән котлыйбыз!

(Редакция).

Мин Фәридә Сәгатәтдин кызы Бабина белән 2018 нче елда таныштым. Волонтер буларак, сугыш ветераннары һәм инвалидлар йортына йөрим, анда әби-бабайлар белән аралашам, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга тырышам.

Фәридә Сәгатәтдин кызын беренче мәртәбә авыр хәлдә ятучылар палатасында күрдем. Шул очрашудан бирле без бергә ялгыз яшәүче өлкәннәргә, мохтаҗ гаиләләргә булышабыз. Ул искитмәле яхшы күңелле, тормышка позитив карашлы хатын-кыз, ярдәм сораучылар яныннан беркайчан да тыныч күңел белән үтеп китә алмый, проблемасын белешеп, ничек ярдәм итү ягын карый, аның йөрәге һәркем өчен ачык, шуңа да мин аны изге кеше дип саныйм.

Фәридә апа “Нур” Төмән регионара татар мәдәниятен үстерү иҗтимагый фондының җитәкчесе вазифасын 20 елга якын башкара. Оешманың төп максаты – себер татарларының милли-мәдәни традицияләрен, җырларын, фольклорын пропагандалау һәм үстерү. Шул максаттан чыгып фонд күптөрле чаралар, концертлар, очрашулар оештырган, дини бәйрәмнәр уздырган, өлкә, шәһәр Сабантуйларында, фестиваль-бәйгеләрдә катнашкан. 2 ел элек Фәридә Сәгатәтдин кызы Төмән, Тубыл, Шадринск шәһәрләрендә яшәүче күп балалы һәм аз керемле гаиләләрнең яшәү шартларын яхшырту максаты белән “Ангел” хәйрия фонды ачты. Бу юнәлеш буенча да аның кеше кайгысына битараф булмаганы, ярдәм итәргә әзер торганына сокланып бәяләмәләр язып калдыралар. Фәридә апа үз милләтенең патриоты буларак, халык санын арттыру, ялгыз йөрәкләрне кавыштыру ниятеннән “Ләйсән” танышу клубы булдырып, күпләргә бәхетле гаилә төзергә ярдәм итте. Ул Татарстан һәм Башкортостан Республикалары сәхнә йолдызларының концертларын оештыручы буларак та билгеле. Төмән тамашачысын ул яраткан җырчылары - Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Зөфәр Хәйретдинов белән очраштырып, аларның иҗатлары белән якыннан таныштырып, югары профессиональ милли сәнгатьне пропагандалады. Фәридә апа 5 ел рәттән Себер җирендә яшәүче халыкларның милли-мәдәни гореф-гадәтләрен саклау, үстерү, популярлаштыру максатын алга сөреп, “Төмән өлкәсе милләтләр сәнгате” фестивален үткәрә. Бирегә ул өлкәнең төрле төбәкләреннән җыр-биюгә гашыйк, сәләтле кул осталары, һөнәр ияләрен җыеп, зур бәйрәм ясый. Сәяхәт итәргә яратучылар, илебезнең табигате, тарихы белән кызыксынучылар өчен Аркаим шәһәрлегенә, Алтай ягына экскурсия турлары да оештыра. Фәридә апа “Тюменская правда” газетасы белән тыгыз элемтәдә эшләп, озак вакыт “Сезнең өчен очрашулар” сәхифәсен алып барган. Шул елларда ул газета укучыларын кино актерлары Николай Еременко, Олег Янковский, Станислав Любшин, режиссер Марк Рудинштейн, җырчы Сергей Захаров, күренекле биюче Мәхмүд Эсамбаев белән таныштырды. Фәридә апа алар турында шул хәтле кызыктыргыч, мавыктыргыч итеп сөйли, аны бар дөньяңны онытып, бөтен күңелең биреп тыңлыйсың. Ул һәркемне сәламәт тормыш алып барырга чакыра, гел елмаеп, матур сүзләр тезеп, күтәренке кәеф бүләк итә. Аңа мөрәҗәгать итүчеләр аның белән аралашудан бик канәгать калалар.

Бу проектны язганда, Фәридә апа турында кемгә сөйләсәм дә, алар аны беләләр яки яхшы танышлар булып чыгалар һәм, нәтиҗәдә, бары мактау сүзләре генә әйтәләр иде.

Анастасия ГОРБЕЙ.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836