Материалы

Советлар чоры шәхесе

последние и лучшие новости искусства в мире

“Һәркемнең язмышы, киләчәге, алдагы тормыш юлы бу дөньяга килгән көнендә үк билгеле була”, - дигән фикер бар. Шуңа ышанасыбыз килә. Алма да, пешеп өлгергәч, агачыннан ерак төшми шул. Безнең әти-әни гаиләсендә олы яшьләргә җиткән биш баланың күбесе укытучы һөнәрен сайлап алганнар. Алай булмыйча ни, әти кышкы озын кичләрен, без әле кечкенә вакытта ук, мәктәптә дәресләр уку шикелле уеннар уйната иде. Әтиебез Абдулла Хисмәтулла улы һәм әниебез Әсхәбҗамал Нигъмәтулла кызы гомерләрен укытучылык эшенә багышлаганнар, бу дөньядан мәңгелеккә киткәнгә кадәр “Укытучы” исеменә тап төшермәделәр. Укытучылары, авылдашлары аларга “апа” һәм “абый” дип зурлап, хөрмәтләп дәшкәннәр.

Менә инде 11 июльдә балаларының бүгенге көндә иң өлкәннәренә - Модест абыйга 80 яшь тула.

Модест абый Казанлы авылының җидееллык мәктәбен уңышлы тәмамлый. Уку белән берьюлы хезмәтнең дә тәмен татый. Ул вакытта мәктәп елларында җәй саен, каникулларда бала-чага эшсез калмаган. Атлар җигеп кыраларга тирес чыгару дисеңме, игенлекне чүптән азат итүме, печән җыюдамы, урак вакытларында көлтә ташумы – барысында да абый катнаша, эштә чыныга, колхозга файда китерә, хезмәт сөеп үсә. Ә инде укуны дәвам итү өчен авылдан еракка, Тубыл шәһәренә китә. Анда педучилищеда укый. Туган йортыңнан, гаиләңнән читкә китүе җиңел түгел, билгеле. Ләкин ул берүзе генә булмый шәһәрдә. Лариса апасы институтта югары белем ала, ә мин 15нче санлы татар урта мәктәбендә укыйм. 1959 елда өчесе дә уку йортларын уңышлы тәмамлыйлар.

Модест абый училище янындагы тулай торакта яши, студентлар белән уңай мөнәсәбәттә була, җәмәгать эшләрендә дә аны гел педучилище командаларында күрергә мөмкин иде. Әле дә хәтердә, бервакытны почта бинасында янгын чыккан, икенче катында ут, кара төтен. Шунда, янгынны сүндерүчеләр арасында, бина түбәсендә Модест абый йөри, утны сүндерергә булыша. Кемдер читтән генә карап торыр иде. Юк шул, абыебызның характеры андый түгел. Алдагы тормышта да аның холкы, табигате үзгәрмәде. Абый соңрак, гаилә коргач, читтән торып пединститутта да укый.

Сөләйман, Тугыз, Икенче Вагай һәм Казанлы (Вагай районы) мәктәпләрендә күп еллар укытып эшләде. Директор вазифасын да йөкләде. Казанлы урта мәктәбенең яңа (бүген дә шунда укыталар) бинасын төзү эшен дә ул укытучылар коллективы, авылдашлары көче, ярдәме белән күтәреп чыга. Абыйга тагын шунысы хас: ул гел генә эшнең иң авырын, иң катлаулысын үз җилкәсенә алырга тырышты. Мисал итеп әйтәбез, ел саен җәен хайваннарга кышлау өчен печән әзерли идек. Укытучыларга (гаиләсендә колхозчы булмаса) чапкан печәннең 15 процентын гына үзләренә биргәннәр. Ә калган 85% колхозга алынган. Бу эшнең иң авыры, эсседә җиде кат тиреңне чыгарта торганы - кибән ташлау, кибән чыгару. Абый моны беркемгә дә тапшырмыйча, үзе генә башкара иде. Аның куллары бөтен эшкә яраклы, оста. Агач эшенә тотынса да, техниканы җайласа да, рәсем ясарга да – барысы да бик уңышлы, матур нәтиҗәле була.

Модест абый авыл Советы рәисе булып сайланганында авыл Советы Меткәдән Казанлыга күчте. “Агитский” совхозында партия оешмасы секретаре булып та сайланды. Авылның, авылдашларының тормышына ул беркайчан да битараф булмады. Совхоз эшләрен алга этәрүне, тормышның сыйфатын яхшыртуны үзенең бурычы итеп санады, шуны эшләргә тырышты, эшләде дә. Тырышлыгы, җитезлеге нәтиҗәсендә ихтирамга, данга лаек дип әйтәбез.

Шунысы да искә төште әле. Ул елларда (хәзер дә бәлки шулайдыр) авыл Советы рәисе хаким ролен дә үтәгән. Гаилә тормышында төрлесе була бит. Менә инде берәр гаиләдә яки авылдашлары арасында аңлашылмаучылык, орыш-гауга чыкса, хаким итәргә, яраштырырга абыйны чакырганнар.

Абыебыз Зарифә җиңги белән (ул да гомере буе укытучы булды) алты бала үстерделәр, аларны киләчәк тормыш юлларына озаттылар. Әти-әни янында зур йорт салып, бер-берсенә терәк булып, бәхетле гомер кичерделәр. Икесе дә күп мактауга, бүләкләр алуга ирешәләр. Шуларның иң дәрәҗәлесе - Төмән өлкә хөкүмәте тарафыннан бирелгән “За создание и сохранение духовно-нравственных ценностей семьи, достойное воспитание детей, супружескую любовь и верность” исемле истәлекле билге – медаль. Моннан да югары, моннан да зуррак нинди бәя кирәк әти-әни өчен?

Дөньяда адәмнәр арасында төзүчеләр дә, җимерүчеләр дә булырга мөмкин. Әлбәттә, беренчеләре күбрәк. Модест абый, һәрхәлдә, төзүче. Бөтен 80 яшьлек гомерен төзү юлына багышлаган кеше.

Кадерле абыебыз белән без горурланабыз. Ул олы җанлы, киң күңелле, кешелекле. Юбилее белән котлап хәерле озын гомер, шатлык-куанычлар, бәхет телибез. Саулык – гомерлек юлдашы булсын.

Сеңелләре Луиза һәм Галия исеменнән Наркис ГАЛЕЕВ.
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума