Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Спорт белән дус алар

последние и лучшие новости искусства в мире

33-5-Тубылда спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артты. Соңгы елларны СИБУР оешмасының “Яхшы эшләр формуласы” төрле ярышлар оештырса, шәһәрдә спортны традициягә керткән оешмалар да күп. Быел хезмәт коллективлары арасында узган ярышларда, 1 һәм 2 урыннарга СИБУР коллективлары чыкса, 3 урынны ”Строймеханизация” оешмасы яулады. 1975нче елда Тубылда беренче спартакиаданы шәһәрнең “Строймеханизация” оешмасы оештыра. Бу башкаларга үрнәк була. Инде күп еллар бу традицияне без саклап киләбез, ярышларда гел призлы урыннарга чыгабыз, уңышларыбыз зур, мактанып сөйләрлек.

Безнең эшчеләребез, инженерлар һәм башка һөнәр ияләре ярышларда җиңү яулыйлар. Хәзер “Строймеханизация”нең барлык бүлекчәләреннән спорт яратучылар боулинг, дартс, волейбол, бильярд, теннис, шахмат, баскетбол һәм башка спорт юнәлешләре буенча командалы ярышларда катнашалар”, - диде Фәттах Әбүбәкир улы Фәттахов. Ул үзе дә тормышын спортсыз күз алдына китерә алмый. Фәттах абый үзе оештыручы, ярышларда актив катнашучы да. Шәһәр күләмендә инвалидлар оешмалары белән катнаша, ярышларны оештырырга ярдәм итә. Ул: ”Тубыл шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган спорт комплекслары күп. Эш урыннарында да спорт заллары бар. Безнең оешмада хезмәт итүче яшьләрнең спорт белән кызыксынулары мине куандыра. Быел без меңләгән кеше эшләгән “Газпром”, “Запсибнефтехим” оешмаларыннан алга чыктык. Мондый уңышларга ел дәвамында спорт белән дус булган очракта гына ирешергә була. Безне берләштергән, горурлык һәм патриотизм хисләрен уяткан ярышларда призлы урынга чыгып, җиңү яулаганыбызга мин бик шатмын”, - дип әйтә спорт ветераны.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836