Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Әссәләмү галәйкум, Себер,” фильмы тәкъдим ителде

последние и лучшие новости искусства в мире

2-3Тарихта үзенең киң күңеллелеге белән тирән эз калдырган якташыбыз - меценат Нигъмәтулла Кармышак улы Сайдуковның тормыш юлын чагылдырган документаль фильм “Әссәләмү галәйкум, Себер” дигән исем белән дөнья күрде. Әлеге фильм өлкә һәм Төмән районы хакимиятләре җитәкчелеге, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының матди ярдәме һәм “Регион-Төмән” телерадио ширкәте тырышлыгы белән әзерләнде. 27 декабрь көнне Төмән районы, Ямбай авылы мәдәният йортында фильмны тәкъдим итү чарасы узды. Тамашачылар залны тутырып килделәр. Алар тарихка һәм туган якның мәдәни, социаль үсешенә өлеш кертү турындагы фикерләрне зур игътибар белән тыңлап, фильмны чыгаруга көч куючыларга рәхмәтләрен көчле алкышлар белән белдерделәр.

Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев үзенең чыгышында фильмны әзерләгән инициатив төркемгә, Нигъмәтулла хаҗиның Ямбай авылы һәм халкы өчен башкарган изгелеген онытмаган якташларына өлкә губернаторы Владимир Якушев исеменнән рәхмәт белдерде. Һәм фильм авторы журналист Диана Хәлилова турында җылы сүзләр әйтте. Төмән районы хакимият башлыгы Светлана Иванова: “2018 елда Төмән районы2-4 үзенең 95 еллыгын бәйрәм иткәндә, Ямбай авылына - 420, ә Нигъмәтулла хаҗи төзеткән күз явын алырлык зур мәчет ансамбленә 130 ел тулачак. Нигъмәтулла хаҗиның тормыш юлы белән танышканда, тапкан табышының күп өлешен хәйрия эшенә җибәрүен, бигрәк тә, Ямбайда зур янгыннан зыян күргән авылдашлары өчен 170 йорт төзеткәнен белгәч, чын күңелдән сокландым. Хәтта бу бер адым гына да ямбайлыларны аның исемен хәтердән чыгармаска чакыра. Менә кемгә тиңләшергә кирәк бүгенге эшмәкәрләребезгә. Ә безгә – аның белән горурланырга!”- дип сөйләде. Аннары тамашачылар рәхәтләнеп “Әссәләмү галәйкум, Себер” фильмын карадылар. Фильм 2017 елның 25 июнендә Ямбай авылында зур мәчет территориясендә узган Ураза бәйрәме күренеше белән башланып, тамашачыларга киләчәк буынга мәһабәт архитектура һәйкәлен бүләк иткән якташыбыз белән горурланырга мөмкинлек бирде. 2-2Фильмны карап зур канәгатьлек кичергәннән соң, үзләренең фикерләрен белдереп өлкә мөселман диния идарәсе җитәкчесе Зиннәт Садыйков, Ислам мәгърифәт үзәге рәисе Искәндәр Юсупов, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, Ямбай авыл хакимияте башлыгы Дина Бурундукова, тарих фәннәре докторлары Александр Вычугжанин һәм Александр Ярков, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсе баш мөфтиенең Төмән өлкәсендәге хокуклы вәкиле Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Нигъмәтулла хаҗи Сайдуковның нәбәрәсе Эльмира Шарапова чыгыш ясадылар. Алар киләчәк буынны патриотик хистә тәрбияләү, туган як тарихын өйрәнү максаты белән фильмны мәктәп китапханәләренә бирергә киңәш итеп, фильм авторы һәм ярдәмчеләренә рәхмәт белдерделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836