#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугыш афәтләре онытылмый

последние и лучшие новости искусства в мире

19-9Минем әнием Айникамал Шәйхетдин кызы Тубыл районының Сабанак (элек Кече Юршак дип йөртелгән) авылыннан, зур Сәйдашевлар нәселеннән булган. Шуның өчен бу авыл һәм аның өлкән буын кешеләре миңа якын. Җомга көннәрендә авыл мәчетенә улым белән йөргәндә, аннан ерак түгел яшәгән Җәүһәрия исемле ачык йөзле, киң күңелле, кешелекле ханым белән танышып үз булып киттек. 1941 елда туган сугыш чоры баласының язмышы турында түгел, ә аның әтисенең Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары һәм сугыштан соңгы тормышы турында күп мәгълүматлар белдем.

Авылдагы күренекле Кульмаметьевлар нәселеннән булганнарның күбесе себер татарлары тарихында эз калдырганнар. Моны күпләр белә. Мәчет ишек алдындагы һәйкәлдә юкка гына 25ләгән Кульмаметьевлар исеме теркәлмәгән.

Ә алар Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен һәм исән кайтканнары данлы хезмәт юлын үтеп, бернинди өстенлекләр күрмичә тыйнак кына яшәп, хезмәт юлын үтеп бакыйга күчкәннәр.

Менә шундыйларның берсе – Лотфулла Кульмаметьев. Әтисе турында Җәүһәрия хатирәләре:

“ Әтием Сабанак авылында 1917 елда күп балалы аксакал Әбүбәкир һәм Зөләйха Кульмаметьевлар гаиләсендә дөньяга килгән. Гаиләдә 7 ир малай һәм 1 кыз була. Олы ике уллары Ватан сугышы башлану белән (Кәлимулла - 1909 елның, Насыйбулла - 1911 елның) фронтка китәләр һәм әйләнеп кайтмыйлар.

Өченче уллары (минем әтием Лотфулла) 1941 елның июль аенда китеп, сугышны күп батырлыклар күрсәтеп Берлинда тәмамлый һәм исән-имин 1946 елда өйгә кайта. Дүртенче улы Афиятулла япон сугышында катнаша. Калган өчесе – Хисмәтулла, Нурулла һәм Шәйхулла өчәр ел армия сафларында (трудармиядә) хезмәт итәләр.

Әтием Лотфулла сугыштан соң Сатылган авылында колхоз рәисе булып эшли. 1948 елда әбием үлгәч, бабам гаиләсе белән туган авылы Сабанакка күчеп кайта.

Әтием колхозда озак еллар бригадир булып, аннары совхоз пилорамасында лаеклы ялга чыкканчы эшли. Ялга чыккач та, кулыннан балтасы төшми, өч улын да өйле-көнле итеп йортлар сала. Әнием 1998 елда вафат булгач, әтием дә аннан озак калмый - 2000 елда 83 яшендә балалары тәрбиясендә фани дөньядан китеп барды.

Без гаиләдә 5 бала үстек. Мин беренче кызлары һәм дүрт ир баладан, шөкер, әлегә өчесе исән.

Әтиемнең сугышта күрсәткән батырлыклары турында кайбер мәгълүматлар һәм сакланып калган медаль-орденнары сөйлиләр. Менә алар: “Батырлык өчен”, “Туланы алган өчен”, “Варшаваны алган өчен, “Кенигсбергны алган өчен”, “Берлинны алган өчен”, Бөек Ватан сугышы ордены һәм башкалар.

Әтием Лотфулла Әбүбакир улының батырлыклары, гаиләдә, эштә нинди кеше булуы турында балаларыма, оныкларыма горурланып сөйләп алам”, - дип тәмамлады үзенең хатирәләрен Җәүһәрия ханым.

Әйе, әлегә сугыш чоры балалары исән чакта Ватан батырлары, сугыш афәтләре онытылмыйлар, чөнки алар ул чоның тере шаһитлары.

Рәшидә БАКИЕВА, ветеран укытучы.
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836