Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугыш кайтавазы...

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу мәкаләне язар өчен интернетта күпме эзләнеп, тарих белгечләренә мөрәҗәгать итеп тә, уңай җавап, аңлатма таба алмагач, ничек бар, шул килеш калдырырга булдым. Бәлки, Бөек Ватан сугышының ябык бу бите, яшерен мәгълүматлары кемгәдер билгеле булса, безгә язарсыз дип өметләнәм.

- Сугыштан кайткан ир-атлар бер өйгә җыелышып, фронтта ничек сугышканнарын искә алып, кич буе сөйләшеп утыру гадәте бар иде безнең Олы Кундан авылында. Аларның сөйләгәннәрен без, бала-чагалар, яратып, зур кызыксыну белән тыңлый идек, - дип сүзен башлады бүгенге көндә Тубыл шәһәрендә яшәүче Әдип Мөхәммәтрәхим улы Корманов.

- Ихсан абый Әбүбакировның: “Атышу-шартлаулар беразга тынып торган мәл. Мин окопта, ерак түгел үсеп утырган нарат агачына карап, авылымны, өйдәгеләрне сагынып ятам. Шул чак агачның ук тигән җиреннән, кояшта ялтырап, сагыз акканын күреп алдым да, шундый чәйнисем килеп китте. Теләгем шул хәтле көчле булды, мин аны ничек эләктереп алу турында уйландым. Бер чак кулымны күтәреп, сикереп җибәрүем булды, снайпер угы иңбашымны умырып үтеп тә китте. Баксаң исә, снайпер минем башыма төзәгән булган. Менә шулай госпитальдә ятып чыктым”, - дип сөйләгәне яхшы исемдә, - дип сүзен дәвам итте ул.

Әмма Әдип абыйны борчыганы - якташы Рәхмәтулла Гаитовның язмышы иде. Аның турында ул бик ярсып, ачынып сөйләде.

Авылдашлар аны Ракъ дип йөрттеләр. Кыска буйлы, арык кына, әмма тере көмеш кебек елгыр, бөтерчек, яхшы күңелле кеше иде, мин аңа һәрвакыт сокланып карадым. Аны хайван телен аңлый диләр иде. Моңа мин үз күзем белән күргән хәлдән соң ышанып та йөрдем. Көз көне авылыбыздагы күп балалы гаиләнең ашатып торучы сыерлары авырып, урам уртасында егылып яткан. Халык җыелып, ир-атлар кулларына пычак тотып, суеп өлгерергә дип ашыктылар. Без дә, бала-чагалар, тамаша карарга йөгердек. Шул чак Ракъ бабай карчыгы белән килеп җитте дә, сыерның тынын тыңлап карады, муенын сыпырды. Аннары тиз генә күлмәген салып, кулын сыерның авызына тыкты да, тамагыннан бәрәңге суырып чыгарды. Шуннан әлеге сыер сулап җибәреп, сикереп торып та китте. Мин, әлбәттә, моңа бик гаҗәпләндем. Аннары аның белән аралаша башлавым, авыл башлангыч мәктәбен тәмамлап, Птицы авылы мәктәбенә укырга йөргәч башланды. Алар хатыны Әсхәбҗамал апай белән Кече Кундан авылы башындагы кечкенә генә өйдә яшиләр иде. Мин Олы Кунданнан җәяүләп киләм, ул, әйтерсең, мине көтеп тора да, өенә алып кереп чәй эчерә. Аларның һәрвакыт учакта чәйләре кайнап тора иде. Үзләре бик кунакчыл иделәр. Кайвакыт мин аларда кунып та калам. Кичен ул миңа төрле кызыклы хәлләр сөйли. Сугышта йөргәне турында ул: “Авылдан безне Байкаловога алып килделәр. Аннан фронтка озаттылар. Башта поездда бардык. Аннары безне зур көймәгә утыртып, иксез-чиксез күл буйлап 40 көн, 40 төн алып бардылар. Ул дулкыннар шундый куркыныч, безнең өйләрдән югары күтәрелә. Ашарыбызга үлчәп кенә бирделәр, күпләребез ачлыктан һәм көчле дулкыннарга чыдый алмыйча, авырып үлделәр. Аларны суга ташладылар. Кырга килеп туктагач, безне кара халыклар арасына китереп бастырдылар да, кулыбызга айбалта (мачете) тоттырып, юан саплы камышларны чабарга куштылар. Биредә без “алачык”ларда яшәдек. Көннәр шундый эссе, ә камыш үскән җир сазлык кебек, баткак, аякларны чак сөйрәп аласың. Камышны үгезләр җигелгән озын “югәарыш” арбаларга төяп, каядыр ташып тордылар”, - дип сөйләде.

Ракъ бабай сугыш беткәч, 1 елдан соң авылга кайтып төшә. Авылдашлары хәл белешергә, сорашырга керсәләр, ул миңа сөйләгәннәрне башта аларга сөйләгән була. Фронттан кайтучылар аны тыңлап, кычкырып көлгәннәр, төрлечә мыскыллаганнар, хәтта “Ракъ марас (алдакчы)”дип кушамат та бирәләр. Аннары ул сөйләми башлый.

Күпме еллар узып, үткән гасырның 80 нче елларында телевизор карап утырганда, Төмән каналыннан “Сугышның билгесез битләре” (исеме якынча!) дигән тапшыру күрсәттеләр. Караган саен: “Мин боларны каяндыр беләм бит”, - дигән уй башыма килде. Ә тапшыруда Украина җире фашистлар кулына төшкәч, илебезгә шикәр җитешми башлавы сәбәпле, хезмәт фронты төзеп, совет кешеләрен диңгез, әллә океан аркылы чит илгә, шикәр әзерләргә җибәргәннәре турында сөйләделәр. Бу, әлбәттә, ябык мәгълүмат була. Кая җибәрелгәннәре хәтеремдә калмады. Әмма кайчандыр Ракъ бабайның миңа сөйләгән хәлләрнең барысын күрсәтеп үттеләр - ничек кара тәнле кешеләр янында ватандашларыбыз айбалта белән шикәр тростнигы чабып, аларны үгезләр җигелгән арбаларга төяп ташыйлар. Ничек боларны авылдан читкә чыгып карамаган, рус телен белмәгән, грамотасыз кеше шул хәтле тәфсилләп сөйли ала соң, әгәр үз күзләре белән күрмәсә, бар авырлыкны үз җилкәсендә татымаса?! Рус телен белмәгәч, кая алып барганнарын, нинди мөһим эш башкарганын да белмичә, аңламыйча кайткан Ракъ бабай өчен мин бик гарьләндем, аны яклап кычкырасыларым килде. Ләкин, кызганычка, ул чакта инде аның әһәмияте юк иде”, - дип сөйләде Әдип Мөхәммәтрәхим улы.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836