Материалы

Сугышчыларга ярдәм йөзеннән

последние и лучшие новости искусства в мире

«Без бергә» патриотик акциясе илебез буенча дәвам итә. Узган шимбәдә Яркәү районы, Карагай мәдәният йортында Кала һәм Карагай авыллары җирле үзешчән артистлары хәйрия концерты куйдылар. Донбасста барган махсус операциягә мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү йөзеннән, концертка килгән шушы ике авыл халкы мөмкинлекләре булганча акча салды.

Чараны Карагай авылы старостасы Әхмәтхан Балдин ачты. «Якташлар! Ир-егетләребезгә Ватан алдындагы изге бурычларын үтәү вакыты җитте, исән-имин Җиңү яулап кайтуларын Аллаһы Тәгаләдән сорыйк», - дип сөйләде ул.

Концерт бик күңелле үтте, анда мәктәп укучылары да катнаштылар. Якташларыбызның биргән садакалары, ярдәмнәре барып ирешсен.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

* * *

Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар өчен Төмән районы администрацияләре, учреждениеләре һәм сәүдә нокталары каршында битараф булмаган халык әйберләр, медикаментлар, азык-төлек һәм беренче кирәкле товарлар алып бара торган пунктлар оештырылган. Аларның адреслары, эш вакыты һәм кирәкле товарлар исемлеге социаль челтәрләрдә муниципалитет төркемнәрендә һәм мессенджерларда күрсәтелгән.

Ямбайлылар социаль яклау үзәгенә (Совет урамы, 52 йорт, 765-073) балаклавалар, җылы оекбашлар, эчке кием, термокием, перчаткалар, җылы табан астына сала торганнарны һәм гигиена кирәк-яраклары китерә алалар.

Боровский поселогында гуманитар ярдәм җыю Изге Николай гыйбадәтханәсендә (Ленинград ур., 21а), администрациядә (Островский ур., 33) һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә (Совет ур., 15 а) үткәрелә. Беренче партияләр инде адресатларга барып җитте - гыйбадәтханәдә җыелган гуманитар ярдәмнең зур партиясе Төмәннән 2840 км ераклыктагы Угледар шәһәре тирәсендәге фронт сызыгына кадәр юл үтте.

Богандинский поселогындагы «Премьер» мәдәният һәм ял итү үзәгендә җирле осталар өчен җепләр, шулай ук әзер бәйләнгән әйберләр җыю оештырылган. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә теләге булган һәркем җепне җылы оекбаш, башлык, шарф һәм бияләй бәйләү өчен ала ала.

Винзилада ярдәм (җылы оекбаш, перчатка, термокием, балаклава, тәм-том, гигиена кирәк-яраклары) җыю администрациядә (пер. Октябрь, 2, 2 кат, кабул итү бүлмәсе), шулай ук социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә (Завод ур., 13, почта бинасы, 2 кат, каб. 22, тел. 727-025) башкарыла.

Актив яшьләр һәм Көмеш волонтерлар Каскара авылында да җыю пунктын оештырганнар, администрация бинасына (Ленин ур., 3, тел. 765-361, соц. яклау) кием, кирәк-яраклар, дарулар, шәхси гигиена чаралары, продуктлар һәм, әлбәттә, җылы хатлар кабул ителә.

Төмән районы башлыгының матбугат хезмәте

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума