Материалы

Сугыштан соңгы бер вакыйга

последние и лучшие новости искусства в мире

Сугыш туктаган ел. Әниебез белән сыерыбызны җитәкләп, кыра себертергә киттек. Миңа ул вакытта 8-9 яшьләр. Түбәкырада әнием сыерның башына бау бәйләп - алдыннан, мин чыбык тотып кабатыннан барам. Сыер мескен себерке сөйрәгән.

Эшебезне бетереп, кайтырга чыктык. Авылга җитсәк, зиярат ягына таба йөгерешәләр, “батканнар”, дигән сүзләре генә ишетелеп калды. Бу елда Түре бик ташыган иде. Су авылга терәлеп тора. Явызбының Сәмига әбә Мустаева Түреавылның сугыштан кайткан Хәсән дигән кешегә тормышка чыккан иде. Алар су юлы белән зур 4 ишкәкле көймәгә утырып, Явызбыга кунакка килгәннәр.

Явызбының 2 тонна бодай орлыгы Шыкчада складта ята. Алып кайтырга атлар юк, машина дигәнне күргән дә юк. Тимербай әкә Миннебаев колхоз председателе иде. Алар түреавылныкылар белән сөйләшеп, су юлы белән Шыкчага орлык алырга киткәннәр. Орлыкны көймәгә төягәннәр. Алар арасында Бибисайра апам да булган. Апам биек буйлы, таза гәүдәле иде. Шуңа күрә булыр, гел авыр эшләрдә йөргән.

– Су юлы белән Явызбыга кайтырга чыктык. Түренең уртасы белән генә иштек. Кинәт җил күтәрелде, су дулкынланып китте. Тизрәк яр буена чыгарга уйладык. Агачлар арасына чыктык та, баттык, - дип сөйләгән иде апам. – Агачларга тотынып көймә өстендә күкрәктән суда торабыз.

Рәхимбулат әкә Юртлыбаев 1943 елда 17 яшендә сугышка китеп, исән-сау кайткан иде. Рәхимбулат әкә кулына аркан алып, үсмерләр арасыннан зурракларны яр буендагы көймәгә утыртып, батканнарны коткарырга ашыккан. Суга чумып, орлыклы капчыкларны арканына бәйләгәч, көймәдәгеләр аларны сөйрәп чыгарганнар. Шулай итеп, орлыкны саклап калганнар, батканнарны да коткарганнар, көймә дә су өстенә калкып чыккан.

Шундый авырлыклар белән барган тормыш.

Рабига СӘИТОВА, Төмән районы, Явызбы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума