Материалы

Сугыш еллары Уфимдә

последние и лучшие новости искусства в мире

Август конференциясенә баргач, күрше Уфим авылының укытучысы Шәйдулла абыйның сугышка китәсен белеп, әни шунда башлангыч классларны укытырга килешеп кайтты. (Искәрмә: Ул Шәйдулла абыйга «кара кәгазь» авылга иң беренче булып килде – биш баласы ятим калды). Авылны күбрәк колхоз исеме белән “Тукай” дип йөртәләр иде. Халык әнине бик яратып каршы алды, бер нәрсәләрен дә кызганмадылар.

“Сыйлы көнең сыер белән”, ди торган иде әни, безгә авыл янында гына әйбәт печәнлек бирделәр, без аны дүрт ел буена үзебезнеке кебек файдаландык. (Без киткәч тә, печәнлекне “Кайнәт апа покосы” дип йөрткәннәр).

Укулар бары тик ноябрь башында гына башланып, майга кадәр дәвам итә иде. Шулай алты ай укып, алты ай эшләп бөек Җиңүне көтеп алдык.

Иптәш кызларым үрнәгендә төрле эшкә өйрәндем, җир генә сөрмәдем. Май башында кар эрүгә җитен көлтәләрен җиргә җәябез, “булдырабыз”. Чүп утау башлана: озын билчәннәрне ялан кул йолкып, энәләренә уч төбе шешеп чыга. Печән өстендә эш җитәрлек: чабасы, җыясы, кибән куясы. Кибәндә авылның таза апалары: Каймә, Нурсафа, Мәрьям, Фәхриҗамал, җиде бала анасы Әһликамал һ.б. эшлиләр. Сигез, тугыз яшьлек малайлар чүмәлә тарттыра.

Иң озакка сузылганы – урак уру. Шул ук солдаткалар айлар буе кырдан кайтмыйлар, ә өйдә ач балалар көтә. Колхоз рәисе Нигъмәтулла абый аларның хәлләренә керә, кесәләренә балаларга дип борчак, бодай яшерсәләр, күрмәмешкә салына иде.

Колхоз эшеннән башка да эш чыгып тора: ике кызыбызны – Минҗиһан, Хәфәзә апаларны хәрби комиссариат аша хезмәт армиясенә алдылар, алар фанера комбинатында сугыш беткәнче эшләделәр.

Кышын урман эшенә алып китәләр иде: Зәйнәп, Мәүлиҗиһан, Калбиҗамал, Диләфрүз һәр кышны ул авыр эштә үткәрәләр иде. Урактан яшь кызлар бер дә калмадылар. Унөч, ундүрт яшьлек “егетләр” элек әтиләре, абыйлары эшләгән эшне (җир сөреп, печән ташу һ.б.) башкардылар. Авыл картларының эшкә яраклысы кайсысы каравылда, кайберсе ындыр тирәсен җыештыра. Ә менә Нургали абзый турында аерым язасым килә: ул күп эш башкарды – ферма мөдире булды, кышын фронтка иген, печән ташыганда, Төмәнгә баручы олаучыларның “главные” булып, бар нәрсәгә дә җавап бирә иде. Иген суктырганда молотилканы да ул эшләтте. Көр тавышлы, гайрәтле карт иде, без аннан бераз шүрли дә идек әле.

Җитен йолку октябрь аена кала иде: туң җирдән җитен сабагы кантар белән килеп чыга, аны чабата башына сугып ваклыйсың, тырнаклар каерыла.

Сугыш безгә кычыткан белән балтырганны күп ашатты. Бакчада яшелчә үстерделәр, шулар халыкны ач үлемнән коткарды. Әнигә ай саен керосин бирәләр иде. Кичен солдаткалар ут яктысына килә, фронт өчен оекбаш-бияләй бәйлиләр. Әни аларга газета-журналлар, килгән хатларны укый. Ничек кенә чыдадылар икән?

Бөек Җиңүне өмет итеп, сугыштан ирләрен көтеп яшәделәр, рәтле пенсия дә алмадылар. Миңа медальләр биргәндә күкрәгемдә йөртергә уңайсызланам, көнне төнгә ялгап сугыш авырлыгын күтәргән аналарга тиеш иде ул. Авыл тарихының әз өлешен генә яздым, әйтелмәгән исемнәр гафу итсеннәр иде.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума