#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугыш ветераны белән очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

22-11Ялутор районы, Калмаклар авылында Җиңү бәйрәменә багышланган чара Аслана авыл хакимияте территориясендә бердәнбер исән булган сугыш ветераны Әбделхәй Мәүлид улы Бабшанов яшәгән йорт янында оештырылды. Биредә кыр кухнясы, концерт, интерактив уен мәйданчыклары актив эшләп, авыл халкын һәм читтән килгән кунакларны шунда җыйды. ”Георгиев тасмасы” патриотик акциясе кысаларында волонтерлар 100 данә тасма тараттылар. Илебезнең икенче башкаласы - Ленинград шәһәрен азат итү өчен барган авыр көрәшнең исән шаһите Әбделхәй Мәүлид улы кунакларны махсус куелган палаткада җылы каршылап торды.

Әбделхәй Бабшанов Бөек Ватан сугышына 1942нче елның декабрь аенда алына. Элемтәчеләр курсын үтеп, ул башта 1006 артиллерия полкында телефончы булып хезмәт итә. Аннары 1943нче елның июнь аеннан сугыш беткәнчегә хәтле 51нче пулемет-артиллерия бригадасында радиотелеграфчы була. Әбделхәй Мәүлид улы Финляндия, Эстония илләре өчен каты көрәшләрдә катнашып, Бөек Җиңүне хәрби постта каршылый. Туган якка ул бары тик 1947нче елда гына кайтып төшә. Чөнки Балтик буенда Советлар власте күтәрелешендә катнаша. Аның фронт юлы төрле бүләкләр белән билгеләнгән. Алар арасында иң күренеклесе “Батырлык өчен” медале булса, иң кадерлесе – “Ленинградны саклаган өчен” медале. Ветеранны котларга район башлыгы Андрей Соломонович Гильгенберг үзе килде. Ул аның фронтта күрсәткән батырлыгы, сугыштан соң илебезне торгызуда башкарган фидакарь хезмәте өчен чын күңелдән рәхмәт әйтеп, чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырды. Музыкаль бүләк итеп “Умырзая” (җитәкчесе Э.Гарипова) җыр ансамбле, җырчылар Илфар Мирхәлилов, Юлдаш Кәбиров сугыш чоры җырларын башкардылар. Шул арада кунаклар Галиәнур Бабшанова пешергән солдат боткасы белән сыйландылар. Авыл халкы һәм Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылган чара күңелләрне тибрәндереп, тантаналы рәвештә үтте. Сугыш ветераны якташлары күрсәткән хөрмәттән зур канәгатьлек кичереп, рәхәтләнеп халык белән аралашты, сугыш елларын искә алып, шул чорда илебез күргән дәһшәтләрне киләчәк буынга күрергә язмасын дип, теләкләр теләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836