Материалы

Сугыш ветеранын котлап

последние и лучшие новости искусства в мире

23-9Җиңү бәйрәме көннәрендә, традиция буенча, һәр районда хакимият башлыклары сугыш ветераннары белән шәхсән очрашып, бәйрәм белән котлыйлар. 7 май көнне Ялутор районының Калмаклар авылында яшәүче Әбделхәй Мәүлид улы Бабшановны тәбрикләргә район башлыгы Андрей Гильгенберг үзе килде. Бу изге гамәлне лаеклы рәвештә уздырыр өчен Аслана күчмә мәдәният хезмәткәрләре халыкны да ярдәмгә чакырганнар иде. Авыл ветераннар советы оешмасы ветеран яшәгән йорт янында Кактамак, Калмаклар авыллары сугыш һәм тыл ветераннарының фотоларыннан хәтер тактасы ясаганнар.

Чара башланыр алдыннан укытучылар һәм укучылар кунакларның күкрәкләренә Георгий тасмаларын кададылар. Тантананың төп өлешендә Андрей Гильгенберг сугыш ветеранына рәхмәт, хөрмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул батыр солдатны котлап, сәламәтлек, иминлек, озын гомер, илебезгә тынычлыклар теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Рәхмәт сүзләре белән авыл хакимият башлыгы Илгиз Хәйруллин, район һәм авыл Думасы депутатлары: Марат Мирязов, Реваль Хөснетдинов чыгыш ясадылар. Ветеран белән очрашырга кулларына чәчәкләр, шарлар, флаглар тотып авыл балалар бакчасы балалары да килделәр. Аларны күргәч, өлкән солдат күз яшьләрен тыеп тора алмады, аның чордашлары өлешенә төшкән авырлык, кайгыларны күрергә беркайчан да язмасын, дип теләде. Өй янындагы мәйданчыкта кыр кухнясы оештырылган. Биредә һәркем яратып “солдат боткасы”н авыз итте. Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре җырлар, биюләр башкардылар, төрле кызыклы ярышлар үткәрделәр. Хатын-кызлар “Оста хуҗабикә” бәйгесендә тиз һәм сыйфатлы итеп токмач кисү буенча көч сынаштылар. Маһинур Зарипова, Халидә Сирачева, Зәйнәп Нурмөхәммәтова, Әлфирә Кәлимуллина кискән токмачтан тәмле бәйрәм шулпасы пешереп, һәркемне өстәлгә чакырдылар. Сугыш һәм тыл ветераннары рухларына багышланган ашка авыл мулласы Коръән укыгач, бергәләшеп дога кылдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума