#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугыш юкка чыгарган балачак

последние и лучшие новости искусства в мире

“Безнең балачак булмады, сугыш белән балачак бергә булдылар”, дип бер шагыйрь әйткән кебек, язмам герое Рәсүл Нурулла улы Тимербаевның да балачагы шул авыр елларга туры килә.

Әтисе фронтка киткәндә Рәсүлгә 2,5 ай гына була. Озак та үтми, әнисе Фәүзия апа “Сержант Н.Тимербаев 1942 нче елның 8 октябрендә ил каршында биргән антына тугры калып, батырларча һәлак булды” дигән кәгазь ала. 4 нарасый белән калган хатынга балаларны ашатыр өчен колхозда көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. Балалар авылдашлары белән бергә утынга күлнең икенче ярына йөриләр, көзен ашлыклар урылып-җыелып беткәч, кырга чыгып коелган бодай башаклары, үлән тамырлары җыялар, язын туң бәрәңге белән тукланалар.

Илебез Җиңү бәйрәмен зур шатлык белән каршылый. “Ләкин тормышлар җиңеләймәде, - дип искә ала Рәсүл Нурулла улы. Бәхетле гаиләләргә әтиләре, абыйары әйләнеп кайттылар, ә без әтисез тормыш иттек. Әти сугышта һәлак булу сәбәпле, безгә 17 сум 25 тиен пенсия түләнде. Шул ук вакытта сыер, сарыклар, тавыклар тоткан өчен дәүләткә сөт, йон, йомырка тапшырырга, отышсыз займнарны түләргә тиеш идек. Әни һәрберебезгә эш бүлеп бирә, һәр көнебез, башка балаларныкы кебек үк, гел хезмәттә үтте”, - дип сөйли ул.

Авыр язмыш кичергән кеше тормышында яхшы якка үзгәреш булу белән оптимистка әйләнә дип әйтәләр бит. Менә Ямбай авылында яшәүче күренекле шәхес, РФнең атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы Рәсүл Нурулла улы да нәкъ андыйларның берсе. Авырлыкларга карамыйча мәктәпне уңышлы тәмамлагач, 1959 нчы елда өлкәдәге бердәнбер югары уку йорты – Төмән дәүләт педагогия институтының физика һәм математика факультетына укырга керә һәм 1963 нче елда физика укытучысы булып туган мәктәбенә кайта. Тырыш, актив яшь белгеч башта директор урынбасары, аннары 1992 нче елда мәктәп директоры итеп билгеләнә. Аның педагогик хезмәт юлы эзсез үтми, күптөрле мактау кәгазьләре арасында Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы грамотасы да бар. Тынгысыз җан Хезмәт ветераны исеме алып лаеклы ялга чыкса да, коллектив белән бәйләнешне өзми. Озак еллар балаларга информатика дәресен укыта. Шулай ук җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып, авыл мөселманнар советы рәисе вазифасын башкара. 2013 нче елда милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының “Традицион дини йолаларны саклау һәм үстерү өчен” дигән Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Хөрмәтле Рәсүл абыйга ышанычлы тормыш иптәше Сания Тимергази кызы белән бала-оныклары, коллегалары һәм укучыларын шатландырып, сәламәт булып озак еллар иминлектә яшәргә насыйп итсен.

Зиннура БАНДУКОВА.
(Р.КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836