#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Светлана Иванова: «Сораулар елдан-ел кими»

последние и лучшие новости искусства в мире

52-1Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясенең дини оешмалар вәкилләре белән киңәйтелгән утырышы быел Успенка авылы мәдәният һәм ял үзәгендә үтте. Анда Төмән районы хакимияте башлыгы Светлана Иванова да катнашты. Утырышка район автономиясе советы әгъзалары, мөселман оешмалары җитәкчеләре, актив шәхесләр чакырылган иде.

Оештыручылардан тыш, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Александр Шевелев, дини идарәләр җитәкчеләре: мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, Әмир хәзрәт Балдин, Илдар хәзрәт Зиганшин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина катнашучыларны сәламләп, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар. Мәдәният буенча район идарәсе начальнигы Андрей Неугодников “Төмән районында иҗтимагый-сәяси, милләтара һәм иҗтимагый-дини мөнәсәбәтләр өлкәсендәге вәзгыятьне өйрәнү” темасына докладында ел буена өлкәдә милләтләр арасында узган мәдәни, хәрби-патриотик чаралар, дини бәйрәмнәр һәм башкаларны барлап үтте.

Аннан соң автономия советы җитәкчесе Альберт Мөхәммәтгали улы ел буе башкарган эшләре турында сөйләде. Аларның һәркайсы газетабыз битләрендә тәфсилләп бирелеп барыла. Бүген аерым санап китү кирәк түгелдер.

“Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясенең бурычы - үсеп килүче буынны үз халкының мәдәни һәм рухи традицияләрендә тәрбияләү. Балаларда һәм яшьләрдә туган як турында тирән белем, аның мәдәниятен саклау һәм арттыру буенча әхлакый гражданлык позициясе формалаштыру, - дип башлады ул чыгышын. Мәдәният, татар телендә мәгариф тармагына, сәләтле балалар белән эшләүгә тукталганнан соң, күптән түгел үткән «Мәдәниятләр диалогы: мультикоммуникатив белем бирү киңлеге шартларында сөйләм мәдәниятен булдыру һәм үстерү» еллык төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы катнашкан райондашларын әйтеп китте:

- Фәнни-гамәли конференция кысаларында түбәндәгеләр узды:

«Мәгарифнең этномәдәни компонентлы иң яхшы мәктәбе» өлкә конкурс-фестивалендә Талымхан мәктәбе 2 урын алды, Х.Якин исемендәге Шыкча мәктәбе катнашучы сертификаты белән бүләкләнде, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» өлкә конкурсында Шыкча урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Роза Хәлим кызы Таһирова - «Һөнәри осталык» номинациясендә җиңүче, «Мәктәп укучысының иң яхшы челтәрле этномәдәни проекты» төбәкара конкурсында да актив катнаштылар.

Проза һәм шигърият тәрҗемәләренең өлкә конкурсында Төмән районыннан 2 җиңүче һәм 4 призер безнең районнан.

Конференциянең пленар утырышы һәм түгәрәк өстәлендә 5 татар һәм рус теле укытучысы чыгыш ясадылар, конференция җыентыгында докладлар дөнья күргән.

Быел Боровский поселогындагы “Ихлас” коллективына татар киемнәре алырга булышуларын әйтте.

“Төмән районы территориясендә күп гасырлык тарихы булган татар халкының мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре сакланып калырга һәм үсәргә тиеш. 2020 елда Төмән районы татарлары әлеге юнәлештә эшне агымдагы елдагыча дәвам итәргә, шулай ук муниципаль дәрәҗәдән алып Президент дәрәҗәсенә кадәр грант конкурсларында катнашырга җыена. Төмән районының татар автономиясе советы әгъзалары тәкъдиме буенча Россия Геройлары: якташларыбыз Тимур Мөхетдинов һәм Раушан Абдуллин истәлегенә багышланган чаралар уздыру турында өстәмә хәбәр итәм - Төмән районы учреждениеләре белән тематик спорт-патриотик чараларны уртак оештыру турында килешүгә ирешелде”, - дип тәмамлады ул чыгышын.

Светлана Иванова районда барлык халыкларның да тату яшәвенә басым ясады. “Мәчетләргә дә булышабыз, рәсмиләштерү вакытында да мөмкин булган барысын эшлибез. Киләсе елга да берничә мәчеттә ремонт үткәрү планга кертелгән”, - диде. Татар активлары аңа да гореф-гадәтләребезне саклауда ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.

52-2Чәй өстәле артында катнашучыларны кызыксындырган сораулар яңгырады. Аларга да хакимият башлыгы, идарә җитәкчеләре җаваплар биреп, язып бардылар. Алар күбрәк мәчетләргә кагылышлы булды. Законнар, тәртипләр катгыйлану сәбәпле, мәчетләрне рәсмиләштерү, төзү, ремонт эшләрен башкару елдан-ел авырлаша. “Әлеге традицион очрашуларда сорауларның елдан-ел кимүе дә - яхшы күренеш”, - дип басым ясады С.Иванова.

Салаирка мөселман оешмасы җитәкчесе Рафис Солтанов районда яратып укыла торган “Красное знамя”, “Яңарыш” газеталарын төсле итеп чыгару кирәклеген дә әйтеп китте. Моның өчен милли матбугатыбызның тиражын арттырып, матди хәлен яхшырту бик уңышлы булыр иде, диде Альберт Мөхәммәтгали улы.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836