#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тәбрикләү хаты тапшырылды

последние и лучшие новости искусства в мире

20 нче сентябрьдә Тубыл шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, ветеран укытучы, шагыйрә, Г.Тукай премиясе лауреаты, язучы Якуб Зәнкиевның тормыш иптәше Рәшидә Зәнкиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга илебез Президенты Владимир Путинның, шәһәр башлыгы Максим Афанасьевның Тәбрикләү хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләрен шәһәрнең социаль яклау идарәсе башлыгы Елена Елесина тапшырды. Күп еллар Хуҗайлан авылы мәктәбендә татар телен укыткан укытучыны, мәгънәле шигырьләр иҗат иткән шагыйрәне, район хакимияте башлыгы Юрий Батт, ветераннар оешмасы рәисе Надежда Фоминых, җирле массакүләм мәгълүмат чараларыннан корреспондентлар, укучылары, коллегалары, якын туганнары котладылар.

Җылы, матур, күңелләрне тибрәткән мизгелләргә бай булган юбилей тантанасы экраннан Рәшидә Шәрәфулла кызының гомер баскычларын сурәтләгән фотолардан презентация белән башланды. Аннары чарада катнашучы ветеран укытучылар Асия Шәипова, РФнең атказанган укытучылары Хәмидә Речебакиева, Рәшидә Бакиева, педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков, мәгариф отличнигы Рауза Садыйкова һәм юбилярның якыннары хатирәләре белән уртаклаштылар. Зәнкиевлар яшәгән йортта узган шатлыклы вакыйга милли ризык тулы табын артында узды. Матур сыйфатларга бай булган кайнанасын хөрмәтләп, бу гаиләдәге традицияләрне, гаилә бәйрәмнәрен җылы сүзләр белән искә алды Рәшидә апаның килене Зәкинә апа Зәнкиева. Бәйрәм тантанасында җылы теләкләрен Рәшидә апаның оныклары да юлладылар. Өлкән буын кешеләренә мондый шатлыклы очрашулар, котлаулар яшәргә көч, илһам бирә. Туганнарына, дусларына, коллегаларына, укучыларына булган җылы мөнәсәбәтләрне саклап яшәгән Рәшидә Шәрәфулла кызына киләчәктә дә яшәү дәртен сүндермичә, 95ен, 100ен каршыларга язсын дигән теләкләр яңгырады.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836