Материалы

Төгәллекне яратучы һөнәр иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

29-4Быел Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге 30 еллыгын каршылый. Җырчы-биючеләре турында күп яздык. Нинди генә оешманы алсак та, бу юнәлешнең уңышлары бухгалтер хезмәте белән бәйле. Кеше күзенә бик күренеп тормаган, 30 елга якын бюджет сферасында бухгалтер булып эшләгән Алсу Кадер кызы Караметдинова турында үзәк җитәкчесе Гөлсинә Хәлил кызы Ташкеева: ”Бер генә дә оешма үзенең эшен бухгалтерсыз башкара алмый. Хезмәтенә җаваплы караган Алсу Кадер кызы вазифасын яратып, намус белән үти. Ул идарәчеләр белән сөйләшә белә, куелган сорауларга дөрес җавап бирә.

Отчет вакытларында эштән соң калып, ял көннәрендә дә эшләргә туры килә аңа. Элекке елларны татар үзәгендә ике бухгалтер эшләгән булса, бүгенге көндә бу эшне ул берүзе башкара. Себер-татар мәдәният үзәгендәге чираттагы тикшерүләрне дә җиңел үтәбез, чөнки бухгалтерыбыз игътибарлы, үзенең эш урынында барысын тәртиптә тота”, - диде. Татар мәдәният үзәгенең иң яхшы белгечләренең берсе Алсу Кадер кызы мәктәптә укыган елларында тарих, рус телен һәм төгәл фәннәрне ярата. Мәктәпне тәмамлап, техникумда бухгалтер һөнәре буенча белем ала, аннары ТДУның «бухучет, анализ һәм аудит» факультетын уңышлы тәмамлый. Сайлаган һөнәре турында: ”Бухгалтер – бик кирәкле һөнәр булып саналгангадыр, яшь вакытымда ук бу һөнәрне сайладым, үз эшемне яратып һәм тырышып башкарам. Бухгалтерның ялгышырга, хата җибәрергә хакы юк. Тормышта да төгәллекне яратам. Безнең эшебездә замана үзгәрешләре, яңа программалар ярдәмгә килә”, - дип әйтә Алсу Кадер кызы. Эше катлаулы булса да, кешеләргә, коллективка карата уңай карашта булган, ярдәмчел, аралашучан кеше ул. Хезмәт юлында уңышларга ирешкән, Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән Алсу Кадер кызы хөрмәткә лаек шәхес.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума