#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән өлкәсе татарлары да стратегия проектын әзерлиләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Илебез татарлары татар халкының үсеш стратегиясе белән бәйле очрашулар үткәрүне дәвам итәләр. Россиянең милли, Төмән өлкәсенең үсеш стратегиясен булдыру кысаларында төбәгебездәге себер татарларының тормыш шартларын нәтиҗәле үстерү һәм үсеш стратегиясе проектын төзү эше дәвам итә. Аның эш төркемен Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Динар Абукин җитәкли. 26 январьда якташларыбыз чираттагы фикер алышуга җыелдылар. Анда Динар Марсель улы 15 декабрьдә үткән утырыштан соң башкарган эшләре белән таныштырды. Төрле оешмаларга җибәрелгән дистәләгән хатларга җаваплар да алынган. Андагы тәкъдимнәр проектка өстәмә итеп кертелгән. Тик әле күбесе җавапсыз калганнар. Милли иҗтимагый оешмалар да үз сүзләрен әйтергә ашыкмыйлар.

Аннары Динар Абукин стратегиянең моделенә җентекләп тукталып үтте. Ул 9 стратегик бурычны тормышка ашыруны “Нәрсә?”, “Кем өчен?”, “Ничек?” бүлекләре аша аңлатты. Анда мәгърифәт платформасы; социаль укыту-производство шәһәрчеге; мәдәни-лингвистик үзәк; махсус укыту-производство комбинатлары челтәре; идарә формасы; территориаль авыл һәм биоландшафтлы хуҗалык платформасы; дусларча, эшлекле берләшү, мәдәни интеграцияләүдә татар-рус һәм татар-төрки платформасы; себер татарлары саз арты, җирле халык буларак себер татарлары статусы буенча бурычлар планлаштырылган. Социаль, мәгариф, мәдәни, тарихи, экономик яктан үсешне күзаллаган бу эшләр, әлбәттә, хакимият органнары тарафыннан ярдәмсез башкарыла алмыйлар. Көчле медиа-холдинг; ясле, балалар бакчасы, башлангыч, урта һәм профессиональ-эшче мәктәпләре, мәдәният, спорт, җитештерү үзәкләре, парк-бакчасы, хәрби-көч юллары, транспорт полигоннары, пансионаты, ашханәсе, бассейны булган балалар-яшүсмерләр укыту-җитештерү институты; төрле телләр, һөнәрләр өйрәнү мөмкинлеге, китапханәсе, видеозалы, мәдәният, физик, хәрби әзерлек, мәгърифәт үзәге, күргәзмә залы, музее булган мәдәни-лингвистик үзәк; “Себер татарлары саз аръягы” программаларын тормышка ашыру бюджет акчасыннан башка мөмкин түгел. Шуңа да Динар Марсель улы, февраль аенда проектны халыктан кабул ителгән тәкъдимнәр белән тулыландырабыз, аннары май ахырына кадәр планнарны хәл итү механизмнары, юридик ягы турында уйланырбыз, диде. Киләсе киңәйтелгән утырышны 2 мартка билгеләячәкләрен хәбәр итте. Ә февральдә һәр шимбә көнне 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Төмән шәһәренең Одесская урамындагы 9 йортта (“Союз” офислар үзәге), 511 офиста эш төркеме җыелачак, фикер алышырга теләүчеләр дә килә алалар.

Динар Абукин чыгышыннан соң, теләүчеләр фикер-тәкъдим, тәнкыйтьләре белән уртаклаштылар. Алар арасында идеология ягына, горурланырлык тарихыбызга, дингә игътибар аз булуын белдерүчеләр бар иде. Тагын да җирле аз санлы халык статусы турында да тирәнрәк уйларга, районнарда очрашулар үткәрергә кирәклеген әйттеләр.

Эш төркеменә яшьләр, ветераннар, “Этнос” төрки балалар үзәге хезмәткәрләре керергә теләк белдерделәр. Төркемдә 60лаган кеше булырга мөмкин, диде Абукин.

Өлкәбез татарлары тормышында уңай якка үзгәрешләр кертергә тырышучылар, аның якты киләчәге өчен борчылучылар үз тәкъдимнәрен белдерергә өстә күрсәтелгән очрашу урынына килә алалар, интернеттагы социаль челтәрләрдә булдырылган “Стратегия сибирских татар” төркемнәрендә, яисә Динар Абукинга яза аласыз. Сездән эшлекле фикерләр көтәләр, якташларыбыз!

Тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев: “Без үткәнебездә ясаган ялгышларыбызны күрергә, аңларга һәм киләчәктә аларны кабатламас өчен тырышырга тиеш. Хәзер үзгәрешләр чорында яшибез. Глобализация безнең йөзебезне, милли үзенчәлекләребезне юкка чыгара. Стратегия - зур сынау. Һәм безгә бирешмәскә кирәк.

Татарлар гыйлемле, мәдәниятле халык. Шуны онытмасак иде һәм шундый халык икәнлегебезне тагын бер кат исбатларга тиешбез. Әйдәгез бердәм булып, шушы документны төзик һәм үзебезнең бөек халык икәнебезне тагын бер күрсәтик”, - дип халыкка мөрәҗәгать итте. 

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836