#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән районы Сабан туе

последние и лучшие новости искусства в мире

27-11Сабантуйлар быел берникадәр соңгарак башландылар. Беренчедән, рамазан ае булып, хөрмәт-ихтирам йөзеннән зур чаралар тукталып торса, икенчедән, һава торышы да җылы көннәрне көттереп аптыратты. Һәм менә Ураза гаете буласы көнне үк Ялутор районының Аслана авылында район сабан туен гөрләтеп үткәрделәр. Ә 1 июльдә Төмән районы халкы Турай авылы янында елга буена урнашкан матур болынлыкка җыелды. Монда район сабан туе Коръән сүзләре белән ачылды. Сабантуй әләмен хезмәт ветераны, 3 дәрәҗәдәге хезмәт даны ордены белән бүләкләнгән Илдус Фәйзуллин күтәрде.

Аннары алып баручылар: Гөлфия Хәлитова һәм Наил Вәлеев сәхнәгә Төмән районы хакимияте башлыгы Светлана Иванова, өлкә Думасы депутаты Александр Крупин, район Думасы җитәкчесе Валентин Клименконы чакырдылар. Алар район хезмәтчәннәрен, кунакларны район өчен бик әһәмиятле, көтеп алынган сабантуй бәйрәме белән котладылар. “Игенче хезмәте элек-электән югары бәяләнгән. Районда да 5 июньдә барлык чәчү эшләре тәмамланды. Сабантуйда барлык милләтләр дә бергәләшеп күңел ачалар, көч җыялар. Бүген баһадирларыбыз көрәшә, иң акыллылар, сәләтлеләр, җитезләр билгеләнә, яшьләр мәйданчыгы да булачак, уктан, арбалеттан да атарга мөмкинлек бирелә. Районыбыз чәчәк атсын...”, “Милли бәйрәмнәребезне саклап калуыбыз бик әйбәт”, “Кем эшли белә, шул яхшылап ял да итә” кебек котлаулар юлладылар алар.

27-10Аннары, традициягә кергәнчә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә район башлыгының Рәхмәт хатлары: “Червишевский” совхозы слесарь-ремонтлаучысы Марат Качаевка, “Пышминская” кошчылык фабрикасы машина йөртүчесе Булат Темиргалиевка; өлкә Думасы депутатының Рәхмәтнамәсе: Шыкча урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Мәүҗия Рәхимовага, Индрәй урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Рәмзия Усмановага; район Думасы Мактау грамотасы “Пышминская” кошчылык фабрикасының чебиләр чыгару цехы операторы Рима Добрынинага, район Думасы рәисе Рәхмәт хаты Төньяк Урал арты дәүләт аграр университетының укыту хуҗалыгы терлекчесе Шәүкәт Алеевка, “Боровская” кошчылык фабрикасы кошчысы Нурания Бикмуллинага, фабриканың тракторчысы Илдус Телмөхәммәтовка тапшырылды.

Сабантуй кебек дәрәҗәле бәйрәмнәрдә котлаулар кабул итәсе күңелле. Бу көнне дә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты баш белгече Вилдан Якупов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Тимергали Мирасов, өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин тәбрикнамәләре көчле алкышлар белән каршы алынды. Алар комитетның, автономиянең Мактау грамотасы белән берничә тырыш хезмәткәрне бүләкләделәр.

27-12Бәйрәм сәнгать коллективлары, аерым җырчылар чыгышлары белән дәвам итте. Ә сәхнә түре беренче районның йөзек кашлары – “Түгәрәк уен” бөтенроссия фольклор фестивале лауреатлары Шыкчаның “Шытыр-шатыр” балалар фольклор-этнографик һәм Муллашның “Пышны” фольклор ансамбльләренә бирелде. Аларның чыгышы Салаирка авылы җырчысы Азат Азаматовның «Сабантуй» җырын башкаруы белән үрелеп барды.

Дәрәҗәле кунаклар һәм мәртәбәле жюри: өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты директоры Вәлимә Ташкалова, өлкә татар милли-мәдәни автномиясе советы әгъзасы Җәмилә Рәхимова, педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараеның татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова хакимиятләр әзерләгән тирмәләргә юнәлделәр. Һәр тирмәдә кунакларны бер тема-йола буенча әзерләнгән күренеш белән каршы алырга, милли аш-су күргәзмәсе, милләтебезгә хас көнкүреш әйберләре белән бизәү, халык традицияләрен һәм йолаларын да яхшы белергә тиешләр иде.

- Бу таләпләрнең барысын да үтәп, бик яхшы итеп “Яфрак бәйләү” йоласын күрсәткән Боровский поселогы татарлары беренчелекне алды быел. Аларның утын әрдәнәләре, сиртмәле коелары, май ачлау, чуен кебек борынгы әйберләре, кунакчыллыклары, һәр аш-суның әзерләнү тәртибен аңлатып барулары башкалардан өстен итте үзләрен. Тагын да шыкчалыларның элеккечә “Кичке уен”нарында күп балалар катнашуы ошады. Ямбайлылар Урта Азиядән дөяләр белән килгән бохарлылар, Николай I, Нигъмәтулла хаҗи кебек күренекле шәхесләрне искә алдылар. Кунакларны искитмәле киемнәрдәге хуҗалар киң озын келәм җәеп каршыладылар. Аш-су күргәзмәсендә һәр ризык экология елы уңаеннан бизәлгән иде. Анда бәлешләр җилкәнле көймәләргә, аккошларга әверелгәннәр, бавырсаклар өй бүрәнәләрен һәм башкаларны тасвирлаганнар.Быел Богандинка хакимияте татарларының катнашуы да мактауга лаек”, - дип сөйләде Рафаэль Галимҗан улы. “Телефоннан, кәгазьдән микрофонсыз укып кунаклар каршы алу бер дә бизәми әлеге бәйгене, - дип дәвам итте аның сүзен жюри җитәкчесе Вәлимә Сәгыйт кызы. – Аш-суның да сан ягына түгел, сыйфатына күбрәк игътибар бирелсен иде”.

Ә бу вакытта мәйдан уеннар белән гөрләп торды. Гадәти сабантуй уеннарында күбрәк балалар катнаша хәзер. Колгага менү, гер күтәрү, кул көрәштерү, көрәш, ат чабышында иң көчле, җитезләргә сынашырга мөмкинлек бирелә. Барысында да җиңүчеләр күп санлы спонсорлар ярдәмендә булдырылган кыйммәтле бүләкләр белән кызыксындырыла. Елына карап аларның да күләме төрлечә була, әлбәттә. Быел ат чабышы елганың аръягында булды. Анда атланып йөри торган атлар (верховики) төркемендә 1 урынны Рәшид Вәлитовның (Яркәү районы, Карбан авылы) “Модник” исемле аты, юртаклар (рысаки) төркемендә Шыкчада яшәүче Нуретдин Шәриповның “Граф” исемле аты яулады.

Көрәштә абсолют батыр исемен Игорь Волобуев алса, төрле авырлыктагы көрәшчеләр арасында Артем Хәмитов, Альберт Шәрипов, Тимур Зиннәтуллин, Евгений һәм Сергей Велижаниннар, Максим Морозов, Салават Абдуллин җиңеп чыктылар.

27-14Аңлашылганча, “йортлар” арасында беренчелекне Боровский хакимияте, сәнгать коллективлары арасында Шыкча мәдәният йорты вәкилләре алдылар. Гер күтәрү, көрәш, кул көрәштерүдә Каскара баһадирлары иң күп баллар җыйдылар. Канат тартуда да боровскийлылар көчлерәк, җитезрәк булды.

Быел яшьләр “Аулак өй”дә халык уеннары, җыр-биюләр, милли бизәкләр ясау белән күңел ачтылар. Сабантуй истәлеге итеп милли киемле кыз-егетләр рәсемнәре төшерелгән стенд янында, татар китаплары тезелгән дугасыман киштә уртасында фоторәсемгә дә төшәргә мөмкин иде.

Мәйдан тулы халык рәхәтләнеп уйнап, башкаларны күзәтеп, милли аш-суларны тәмләп, бер-бере белән күрешеп бәйрәм иттеләр. Сату урыннары да ризыклар, милли әйберләр белән мул булды. Балалар кечкенә атларда йөрү белән бергә, дөяне дә иярләделәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836