Материалы

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә Корбан бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

36-32 сентябрь көнне өлкә мөселман Диния нәзарәте һәм Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге оештыруында мәдәният үзәгенең концертлар залында шәһәр Корбан бәйрәме зур әзерлек белән үтте. Чараны үзәкнең оста алып баручылары Зөлфинә Минибаева белән Ринат Гарифуллин татар һәм рус телендә алып бардылар. Җыелган халыкны бәйрәм белән котлап өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков чыгыш ясады һәм мөмкинлеге булган һәрбер мөселман кешесе өчен корбан чалу ваҗиб (тиешле) гамәл саналуы турында вәгазь сөйләде.

Форсаттан файдаланып, мөфти Төмән районы, Муллаш авылы имамы Хәмзә Нурмөхәммәтовны Россиянең баш мөфтие Равил Гайнетдин исеменнән медаль һәм ислам мәгърифәтчелек үзәге директоры Искәндәр Юсуповны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Владислав Чернов вакытлыча өлкә губернаторы вазифасын башкаручы Александр Моорның, өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьевның сәламнәрен җиткерде һәм: “Күпмилләтле Төмән өлкәсендә яшәүче төрле конфессиядәге халыклар арасындагы дуслыкны, үзара аңлашып, аралашып яшәү җепләрен ныгытуда мөселманнар бик күп эшлиләр. Чөнки Ислам – яхшылыкка, тынычлыкка өндәүче дин ул. Бу көннәрдә без өлкәнең төрле шәһәр һәм авылларында уздырылган мәҗлесләрдә, Тубыл районының Олы Юршак авылында яңадан торгызылган иске мәчет, Прииртышский поселогында яңа мәчет ачылу тантаналарында булып, халык белән аралашып, проблемаларны уртага салып сөйләштек”, - дип мөселманнарны бәйрәм белән котлады. Һәм өлкә Думасы исеменнән Муллаш авылы эшмәкәре Әнисә Уразумбетовага Рәхмәт хаты тапшырды. Тәбрикләү сүзләре белән дин әһелләре – Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, Әмир хәзрәт Балдин, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина, Төмән районы татар-милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин чыгыш ясадылар. Филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Чәүдәт кызы дини бәйрәмнәр өлкә хакимияте җитәкчелегендә югары дәрәҗәдә үткәрелүен билгеләп, түрәләргә, өлкә мөселман Диния нәзарәте, ислам мәгърифәтчелек үзәгенә рәхмәт әйтте. Галимә бу уку елында якташыбыз, укытучы-шагыйрь Мәүлекәй Юмачиковның тууына 185 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция үткәрергә кирәк дигән тәкъдим кертте. Һәм ислам мәгърифәтчелек үзәге директоры Искәндәр Юсуповка үзенең китапларын бүләк итте. Чара шәһәр татар мәдәният үзәге артистлары, Талымхан авылының Ислам Сафин җитәкчелегендә эшләп торучы “Барбарис” уен корал һәм “Вак бәлеш” фольклор ансамбле балаларының чыгышлары белән бизәлеп барды. Ашка Коръән укылгач, үзәк хезмәткәрләре халыкны тәмле шулпа, мул әзерләнгән ризыклар, җиләк-җимешләр белән сыйладылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума