Материалы

Төмәндә көрәш турниры

последние и лучшие новости искусства в мире

38-6Төмәннең “Строймаш” спорт комплексында якташларыбыз - Россия Геройлары Раушан Абдуллин һәм Тимур Мөхетдиновның якты истәлекләренә багышланган бил алышу буенча Бөтенроссия турниры узды. Оештыручылары – Россия көрәш федерацияcе, Төмән өлкәсе көрәш федерациясе, физик культура һәм спорт буенча өлкә департаменты, Төмән өлкә татар Конгрессы.

Спорт комплексы ишек төбендә халыкны милли киемнәрдә татар кызлары каршы алдылар. Фойеда Төмән татар мәдәният үзәге хезмәткәре Зөлфинә Минибаева халыкны чәк-чәк белән сыйлады.

Көрәш – төрки халыклары көч сынашуының традицион төре. 2013 елда көрәш спорт төре буларак, Универсиада бөтендөнья студентлар уены программасына керде. Традиция буенча татарларның бер генә Сабантуй бәйрәме көрәшсез узмый.

Россиянең иң көчле көрәшчеләре үз регионнарының намусын якларга келәмгә чыктылар. Илебезнең 22 субъектыннан үз категорияләре буенча 2001 елгача туган 200 дән артык ир-егет катнашты.

Төмән өлкәсе җыелмасы составында дөньяның көчле көрәшчеләре – дөнья чемпионы Егор Егоян, дөнья чемпионатларында призлы урыннар алучылар – Максим Морозов, Турал Азимов чыгыш ясадылар. Өч ел элек Төмән өлкәсе көчле көрәшчеләр һәм призлы урыннар күләме буенча Татарстан, Башкортостан Республикаларыннан кала, лидерлар өчлегенә керде. Регионда көрәш федерациясе, «Батыр» билбауларда көрәшү клубы оешты.

Залның уртасында, келәм алдында, сәхнә ясалган. Аның алдына экран куелган. Залда ни барганы экраннан күрсәтелде. Бәйрәмдә иң хөрмәтле кунаклар - Раушан Абдуллинның әти-әнисе Мөхәммәт һәм Гөлфруз Абдуллиннар, Тимур Мөхетдиновның туганнары, дин әһелләре булды.

Төмән шәһәре хакимият башлыгы Руслан Кухарук сәхнәгә күтәрелеп спортчыларны, тамашачыларны чын күңелдән котлады, уңышлар теләде.

- Спорт – яшь буынны тәрбияләүнең мөһим өлеше булып тора, ә балалар-үсмерләр спортын Төмәндә үстерү һәрчак приоритет мәсьәләләрнең берсе дип исәпләнгән. Турнирның безнең якташларыбызга багышлануы бик мөһим. Ул - Геройларыбызның батырлыкларын ихтирам итү, яшь буынны патриотик тәрбияләүдә зур өлеш кертү, - дип сөйләде Руслан Николаевич.

Экранда Россия Геройларының иң яше – Төмән районы, Нариманово авылы егете Раушан Абдуллинның, Төмән районы, Ямбай авылы егете Тимур Мөхетдиновның фоторәсемнәрен күрсәттеләр, батырлыклары турында сөйләделәр.

Россия гимны уйнаганнан соң көрәш башланды. Ул кызды, көне буе барды. Бу бит спорт, кемдер җиңде, кайсыдыр җиңелде.

Бүләкләү тантанасын Ринат Гарифуллин иҗат иткән “Төмән өлкәсе” җыры белән “Бәйрәм” балалар эстрада җыр ансамбле җырлап ачты, “Аккош” татар-башкорт бию студиясе артистлары кушылып биеделәр.

Нәтиҗәдә, Зариф Вәлитов (60 кг, Төмән өлкәсе), Егор Егоян (65 кг, Төмән өлкәсе), Имаметдин Саликов (75 кг, Свердловск өлкәсе), Игорь Валуев (80 кг, Төмән өлкәсе), Максим Морозов (85 кг, Төмән өлкәсе), Иван Егоян (90 кг, Төмән өлкәсе), Турал Азимов (130 килограммгача, Төмән өлкәсе) беренче урыннарны алдылар. Моннан тыш төрле номинацияләр буенча - иң яхшы техника өчен Ерин Кургаде (Кырым Республикасы), каты көрәш өчен Никита Кузнецов (Свердловск өлкәсе), иң яхшы ыргыту өчен Салих Сикамов ((Красноярск крае), иң кызу көрәш өчен Руслан Маматов (Пермь крае) бүләкләргә лаек булдылар. Гомуми зачет буенча беренче урын - Төмән өлкәсенә, икенче - Сахалин өлкәсенә, өченче урын – Татарстан Республикасына бирелде. Җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума