Материалы

Төмәнлеләр халыкара олимпиадаңда

последние и лучшие новости искусства в мире

21-227-30 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча 2нче халыкара олимпиада булып узды. Монда катнашу өчен укучылар һәм студентлар үткән елның декабрь аенда Интернет-тест формасындагы сайлап алу туры үттеләр. Шулай итеп, 4950 кешедән Казанга, җыелган балларга карап, бары тик 300 укучы һәм студент сайлап алынды. Алар 12 чит илдән, Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән һәм Татарстаннан иделәр.

Төмән өлкәсеннән 7 укучы: Линиза Исмәгыйлова (Төмән районы, Индрәй урта мәктәбе); Эльфрида Әхмәдҗанова (Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе), Анжелла Гадиева (Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе), Альбина Асадуллина (Төмән шәһәре, Кырынкүл мәктәбе), Зифа Сәфәргалеева һәм Чулпан Мирхәлилова (Ялутор районы, Атьял урта мәктәбе), Юлия Катаргулова (Вагай районы, Казанлы урта мәктәбе) һәм Төмән дәүләт университеты филология факультеты студенты Илсөяр Сәйфуллина катнашты. Шулай ук 3 татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Зөлфия Калгаманова (Атьял), Гүзәлия Муллачанова (Шыкча), Асия Зимагулова (Казанлы) укучылар командасын җитәкләделәр.

Казан вокзалында безне телевидение хезмәткәрләре каршы алдылар, без Төмән өлкәсенең флагын, гербын, төрле плакатлар, шарлар күтәреп “Төмән-Казан-дуслык” сүзләре белән очраштык.

Татарстанның “Биләр палас” кунакханәсендә урнашу белән барлык катнашучыларны Г.Камал театрына Туфан Миңнуллин язган “Гөргөри кияүләре” спектаклен карарга алып бардылар.

Икенче көнне олимпиаданың ачылу тантанасы искиткеч матур үтте. Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фәттахов котлады.

Шушы көнне кыз-егетләр язмача интеллектуаль турда катнаштылар, кич белән алар өчен “Мин татарча сөйләшәм” акциясе чаралары оештырылды. Иҗади бәйгеләргә: “Минем илем, минем халкым, минем уку йортым” дигән темага презентация яки видеоролик һәм иҗади номер (җыр, бию, музыка коралларында уйнау, шигырь сөйләү, этно-дизайн кебек номинацияләр булды) белән чыгыш ясауга барлык укучыларыбыз искиткеч итеп әзерләнгәннәр.

Безнең командадан беренче урынны 11 нче сыйныф укучысы Линиза Исмәгыйлова алды, укытучысы Рәүфә Хәбият кызы Алеева. Линизаны Казан федераль университетына укырга керергә чакырдылар. Барлык укучыларга истәлекле бүләкләр һәм катнашучы сертификаты тапшырдылар.

Казанның яңа курчак театрында Т.Миңнуллинның “Нигез ташлары” дигән спектаклен карадык. Моннан тыш программага төрле очрашулар да кертелгән иде. Дәреслекләр авторлары, фән һәм мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре белән татар теленең бүгенгесе һәм киләчәге темаларына әңгәмә корылды. Хәзерге көндә яңа стандартлар буенча башлангыч сыйныфларга яңа дәреслекләр чыккан һәм шунысы сөенечле - алар Мәскәү экспертизасын уңышлы үткәннәр, шулай ук 5-9нчы сыйныфларга булган яңа китаплар 2014нче елда тәмамланып, экспертизага биреләчәкләр. Безнең регион өчен Кадрия Фәтхуллованың 1-4нче сыйныф өчен татар теле һәм уку дәреслекләре бик килешле. Шулай ук Казан галимнәре “Ана теле” мәктәбендә онлайн рәвештә актив катнашырга чакыра. Татарстанда балалар бакчасында һәр бала (милләтенә карамастан) татарча 167 сүз өйрәнеп чыгарга тиеш икәнлеге сокландырды. 2014нче елның август аенда бөтендөнья татар теле укытучыларының корылтае булачагы турында әйтелде. Регионнар белән эшләү тагын да активлаша һәм “Татар мәгарифе көннәре” формасында бер өлеше дистанцион, бер өлеше регионнарда очрашулар планлаштырыла, диелде.

30 апрельдә ябылу тантанасы Татарстанның М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында булды. Гран-прига Токио егете һәм Татарстан кызы лаек дип табылды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дөньяның төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләребезне котлап рәхмәт белдерде, киләсе елларда олимпиаданың масштабын зурайтырга планлаштырулары турында әйтте.

Бу олимпиада шундый югары дәрәҗәдә үтте, тагын да безнең татар халкыбыз өчен зур горурлык хисе туды. Татарстан президенты әйтмешли, “Без булдырабыз!”

Безнең команданы оештырып Казанга җибәргән өчен Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаменты директоры Алексей Владимирович Райдерга һәм департамент белгече Ольга Федоровна Гроога олимпиадада катнашырга ярдәм иткән өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума