Материалы

Тәмле балык шулпасы

последние и лучшие новости искусства в мире

36-5Тубыл районы, Абалак авылында “Уха-Царица” VI регионара балык шулпасы фестивале үтте. Әлеге чара кысаларында чуртаннан өчпочмаклар, баурсаклар, пилмән һәм башка төрле ризыклар әзерләү буенча мастер-класс оештырылды. Фестиваль көнне Абалакта 500 литр балык шулпасы пешерделәр. Иртән утызга якын балык тотучы осталыкларын күрсәттеләр. Алар арасында хатын-кызлар, балалар да бар иде. Тамашачылар, бәйрәм кунаклары балык шулпасы пешкәнче сувенирлар бизәделәр, ярминкәләрдә катнаштылар, күңелле ял иттеләр. Матур табигать кочагында, саф һавада аш-су осталары төрле милли ризыклар пешереп фестивальнең жюри әгъзаларына һәм кунакларга авыз иттерделәр.

Балык шулпасын иң оста пешерүче ООО “У Ани” (җитәкчесе Джаваир Оганесян) аш-су рестораны диплом белән бүләкләнде. Алар балык шулпасын тәкъдим итеп, балыкчылар көнкүреше, ау һәм башка балык тоту җиһазлары белән таныштырдылар. Кунакларны бай табын артында балыктан әзерләнгән пилмән һәм башка милли ризыклар белән сыйладылар. Милли аш-суларын оста пешереп, оригиналь рәвештә сыйлый белгән “Бәхетле” кафесына да (җитәкчесе Алсу Мөхәммәдьярова) диплом тапшырылды. Абалакта аш-су фестивален үткәрү традициягә керде. 2018 нче елдан “Уха-Царица” балык шулпасы фестивале “Милли вакыйгалар” исемлегенә кертелә. Әлеге чараны үткәрүче Тубыл шәһәре мәдәният һәм туризм комитеты себернең бай табигатен, тәмле балык шулпасының төрлесен бәйгеләрдә күрсәтеп, балалар өчен мавыктыргыч чаралар оештырып, бәйрәмне өлкә күләмендә таныттылар. Быел фестивальдә Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Курган өлкәсеннән мактаулы кафе һәм рестораннарда эшләүче оста пешекчеләр теләп катнаштылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума