tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Май 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

“Тәмугтан әйләнеп кайткан”

последние и лучшие новости искусства в мире

(Фашист тоткынлыгында, сугыш кырында ятып калган солдатлар, кайтып та, хәзер безнең яннан киткән ветераннар истәлегенә).

1973 елны “Советская Сибирь” район газетасының берничә санында Тубыл шәһәренең 13 нче мәктәп эзтабарлары Әхәт Абайдуллин сөйләгәне буенча язып алынган ”Тәмугтан әйләнеп кайткан” дип аталган материаллар басылып чыккан иде. Шуларны татар теленә тәрҗемә итеп, туганнарына, бала-оныкларына, яшь буынга, халыкка җиткерәсе килде. Әхәт Абайдуллин авыр яраланып, фашист тоткынлыгына эләгеп, Вильянди, Освенцим, Майданек үлем лагерьлары аша узып, тоткынлыктан котылып, яңадан сугыш кырларында көрәшеп, туган авылына исән кайта.

* * *

Еракта нык баскан аяк тавышлары ишетелә. Таш баскычтан хәрби киемдә өч кеше күтәрелә, алар үзләре белән кемнедер өстериләр, аңа 25 яшьләр чамасы. Яртылаш киемсез, аягында итеге дә юк. Башы да ике якка чайкала, әллә инде исән дә түгел?! Канга буялган чәчләре маңгаена төшеп, күзләрен каплаган. Өч хәрби авыр хәлдәге дүртенче кешене өстерәп, коридор буйлап китеп баралар. Очы-кырые юкмы әллә бу коридорның? Фашистлар хәлсез кешене зур бүлмәгә кертеп ташладылар. Бүлмә идәнендә кемдер яткан урын да бар. Тагы итек тавышлары ишетелә дә, тынлык урнаша. Юешлектән стеналар һәм түшәм карайган. Су тамчылары, югарыдан, эз калдырып агып төшәләр. Кечкенә генә тимер рәшәткә аша бераз гына яктылык саркыла.

1941 елның икенче сентябрендә Лаемтамак авылыннан 45 кеше сугышка китә. Шулар арасында Азан бабайның ике улы Әхәт һәм Шакир Абайдуллиннар да бар. Зурысы Әхәтне Омскидагы хәрби заводка җибәрәләр, кечесе Калинин фронтына эләгә. Әхәт заводта 8 ай хезмәт иткәннән соң, 40 көнлек хәрби командирлар әзерләү курсында укып, сугыш юлын Волхов фронтында минометчылар командиры булып башлый.

Әхәт әкренләп аңына килә, ул үзен куе томан эчендә дип сизә. Бераз кузгалуга, аяклардан бөтен тән буйлап электр уты үттеме ни! Ул тагы аңын югалта. Ярылган иреннәре: ”Су“, - дип пышылдыйлар. Яңадан авыр итек тавышлары ишетелә. Әхәт авызына китерелгән салкын су савытын тойгач, бар көчен җыеп, күзләрен ачып, су бирүчене күрергә тырыша. Бу кеше олы яшьле, зуррак кына башлы, ап-ак чәчле, эчкә кереп баткан күзларе кара түгәрәкләр белән капланган. Аның күпме көннәр буе йокламый үткәргәнлеге күренеп тора. Маңгаенда, борыныннан авызына кадәр җәрәхәт кебек сырлар сузылган. Куллары зур, су савыты уч эчендә бөтенләйгә юкка чыга кебек. Кан тамырлары бүртелеп чыккан. Әхәт аның кулларын тагы ике мәртәбә су биргәнендә күзәтте. Дүртенче савытны ул Әхәткә бирмәде: ”Җитте, тагын эчсәң, үләсең”, - диде.

Әхәт, аңына килеп, уйланып ята:

- Кайда мин? Бу нинди бүлмә? Кайда минем иптәшләрем? Тынычланырга кирәк, искә төшерергә... Мин кайда соң?

Тагын ак чәчле кеше күренде. Әхәтнең иреннәре: ”Мин кайда?” - дип пышылдады.

- Фашистларда. Пленда, - дип кыска гына әйтеп куйды кеше.

Салкын су койдылармыни тәнгә, чигәдә тамырлар кабарып чыкты:

- Плен! Фашист тоткынлыгында! Ничек болай булды соң?

1942 елның язында Әхәт Абайдуллин полк разведкасының беренче бүлегенә күчерелгән иде. Биредә аның әтисе белән кечкенәдән ауга йөргәндә алган һөнәрләре кирәгеп чыкты: мылтыктан дөрес ату, сиздермичә генә урман хайваннарына якынлашу... Сугышта хайваннарга түгел, тере кешеләргә атарга кирәк бит.

Аучы һөнәре дошманнарга нәфрәт, фашистларның туган илне таптаган өчен үч алу теләге белән алышына. Әхәт отделениесенә, бернинди авырлыкларга карамый “тел” алырга һәм полк штабына тапшырырга кушыла.

Разведчиклар көне буе дошманны күзәтеп, елга ярыннан күзләрен алмадылар. Елга ярындагы таш дзотны күрделәр. Дзот әйләнәсендә миналар куелган, түгәрәге тимер чыбык белән әйләндереп алынган. Арттарак окоплар, сул яктарак елга таллары арасында, тирән булмаган язгы сулар белән юылган түбәнлек. Ул окопка иң якын урын. Бәлки, бу түбәнлек ярдәмендә дзотка якынлашып буладыр.

Төн якынлашуга ике ярда атулар да әкренләп тына башлады. План буенча лейтенант, Абайдуллин һәм Полещук елганың икенче як ярына чыгарга, ә икенче төркем сугышчылар сул яккарак төшеп, дошманның игътибарын үзләренә җәлеп итәргә тиеш.

Төн караңгы һәм салкын. Әхәт кулы белән суны чамалый: җылы, суынып өлгермәгән. Нигәдер, Лаймы елгасы ярында урнашкан туган авылы Лаемтамак искә төште. Анда да йомшак җылы су, тик агым тизлеге кызуырак. Уйлар йөрәкне кысып алды. Елга өстендә бер ракета да очмады. Фашистларның уена да килмәде: шундый ныгытылган урынга совет солдатларының якынлашып килүе.

Көймә ярга төртелүгә, Әхәт уйларыннан аерылды. Разведчиклар көймәне ярга чыгармыйча, тавышсыз гына ярга күтәрелделәр. Үзләре елга таллыгында яшеренделәр һәм әкренләп иңкүлеккә таба йөзделәр. Алда сапер Абайдуллин, икенче лейтенант, артта Полещук. Көндезен яңгыр яуганга, йөзенү җиңел булмады, җитмәсә, салкын калтырата бит.

Бераздан лейтенант Әхәтнең итегенә төртелде, ул: ”Миналар”, - дип пышылдады. Берни күренмәгән караңгылыкта, Әхәт миналарны капшап, шартлаткычларын алып, кире әйләнеп кайтканда юлны табу җиңелрәк булсын өчен, түгәрәкләрен уң якка салып бара. Бер сәгатьләп түш белән шуышып, разведчиклар тимер чыбык янында тукталып, әкренләп окопка якынлаштылар. Алда сакчының тәмәке янгыны очы күренде. Ул якынлаша да, тагын ераклаша... Окопка 5 метр чамасы калгач, төркем окоп читенә шуышты. Сакчының аяк тавышлары Әхәт яткан җиргә якынлашуга, лейтенант окоп эченә сикерә һәм сакчыны аяктан ега. Әхәт тә окоп эченә сикереп сакчыны коралсызландыра һәм авызына “кляп” тутыра. Лейтенант ”телгә” Әхәт артыннан кузгалырга күрсәтә, куркуыннан аптыраган фашист, сүзсез генә разведчиклар артыннан шуыша башлый. Тимер чыбыкка өч метр чамасы калгач, немецларның кычкырган тавышлары ишетелә, күрәсең, алар сакчыны эзлиләр, табалмыйлар.

Төнге караңгылыкны пулемет тавышлары кисә, ракеталар һаваны яктырта. Сул якта атулар башлана. Моны икенче төркем разведчиклар “тел” алучыларны дошман утыннан саклап калу өчен эшлиләр. Фашистлар, аптыраганнан, утны сул якка күчерәләр.

Өч разведчик,“тел”алучы төркем, елгага якынлаша. Менә куаклар, тал агачлары. Елга. Көймә. Кузгалуга, лейтенант “тел”гә: ”Качарга уйлама”, – дигәнне аңлаткандай, автоматка күрсәтә. Абайдуллин белән Полещук бөтен көчләренә ишәләр, елга уртасына якынлашуга, немец тыпырчына башлый. Күрәсең, аңа хәзер генә барып җитте, ул лейтенантның күкрәгенә төртеп, елгага сикерә. Лейтенант тиз генә “тел”нең шинель итәгеннән эләктереп ала. Су коенып алгач, немец качу турында онытырга мәҗбүр була. Исән-имин җитеп, разведчиклар “тел”не полк штабына тапшыралар.

Дошман ягында байтак вакыт ату тавышлары туктамый. Көймәләрдә икенче төркем сугышчылар кайта башлыйлар. Алар арасында яралылар да, үлгәннәр дә бар иде. Ике якта да тынлык урнашты. Вакыт-вакыт караңгы һаваны ракета утлары яктыртып куйгалады.

Икенче көнне разведчикларны полк штабына чакырдылар. ”Тел”нең эстон легионеры икәнлеге билгеле булды. Моны исбатлау өчен, яңадан “тел” алырга кирәк иде. Хәзер инде уң як флангтан. “Бу бурычны сезгә тапшырам”, - дип, полк командиры безнең кулларны кысты. “Бер сәгать элек сезне бүләккә тәкъдим итеп приказ яздым. Бүләкне килгәч алырсыз. Уңышлар сезгә телим”, - диде полк командиры.

“Советская Сибирь” газетасыннан.(Дәвамы бар).
(Гөлбану Б
АРСУКОВА тәрҗемәсе, Тубыл районы, Вәчир авылы).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836