Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тәрбияче – авыр һәм фидакарь хезмәт ул

последние и лучшие новости искусства в мире

40-6Тубыл районы, Лаемтамак авылында туып-үскән Гөлфия Тимергали кызы Абайдуллина мәктәпне тәмамлап, Тубыл педучилищесына укырга керә. Башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен алган яшь белгеч укытучы булып хезмәт юлын авылда башлый. Изге һөнәрләрнең берсен сайлаган яшь укытучы читтән торып Тубыл пединститутында югары белем ала. Язмыш җилләре шәһәргә китергән Гөлфия Тимергали кызы белән мин себер-татар мәдәният үзәгенең мәгариф бүлегендә эшли башлаган чорда таныштым. Кызганычка, хәзер бу бүлек кыскартылды. Шаулап-гөрләп шәһәр күләмендә балалар өчен төрле чаралар оештырыла иде.

Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне түкми-чәчми балаларга җиткерергә тырышып шигърият бәйгеләре, төрле викториналар, милли бәйрәмнәр әти-әниләр катнашында үткәрелде. Гөлфия Тимергали кызы кызыклы сценарийлар язып балалар өчен оештырылган мәдәни чараларны үткәрүдә актив катнашты. Мәгариф бүлеге ябылганнан соң талантлы, үз эшләрен яратып эшләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары шәһәр мәктәпләренә, балалар бакчаларына эшкә урнаштылар. Гөлфия Тимергали кызы инде 10 елдан артык шәһәрнең 5нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Күпмилләтле бакчада төрле яшьтәге сабыйларга тәрбия бирә. Монда да ул эшен бик яратып башкара. Балаларны матур гамәлләр аркылы илебезне яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә. Гүзәллеккә өндәүче оста тәрбияче балалар өчен әни урынында. Ул һәр балага игътибарлы. Бүгенге көндәге эше турында: ”Тәрбияче кеше, укытучы сыман - шагыйрь дә, рәссам дә, биюче дә, артист та булырга тиеш. Иң дә мөһиме: тәрбияче үзе тәрбияле булган очракта гына ул балага үрнәк була ала. Бала кеше гаиләсендә нәрсә күрә, анысын балалар бакчасына китерә. Безнең балалар бакчасы көчле, тәрбиячеләребезнең күпчелеге тәҗрибәле, оста. Без балаларның сәләтен үстерү, аларны төрле яклап ачу өчен тырышып эшлибез”, - дип сөйләде ул. Тормыш сынауларына бирешмичә, авырлыкларны җиңеп алга барган якташыбызның һәр сүзе, әти-әниләргә киңәшләре тирән мәгънәгә ия. Тырыш, сабыр Гөлфия Тимергали кызы үзе дә 2 кыз үстерә, хәзер инде 4 оныгының яраткан әбиләре дә ул. Без аңа авыр, җаваплы хезмәтендә түземлек, иҗади уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836