Материалы

Талантлы укучыларны ачыклау максатында

последние и лучшие новости искусства в мире

27-73-6 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә рус теле буенча халыкара олимпиада уздырылды.

Бәйгегә Төмәннең Кырынкүл мәктәбеннән укучылар белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова барды. Россиядә мондый олимпиада беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча “рус теле” укыту фәнен укытуны камилләштерү, Татарстан Республикасының, Россия Федерациясе, бәйсез дәүләтләр бердәмлеге субъектларының сәләтле һәм иҗади эшләүче укытучыларын, талантлы укучыларын ачыклау һәм бүләкләү максатында 2014 елны уздырылды.

Без Халидә Хәлидулла кызыннан олимпиада турында сораштык.

- Олимпиада ике турда узды. Май аенда Россия Федерациясе һәм чит ил мәктәпләрендә укучы балалар арасында читтән торып интернет-тур үткәрелде. Анда безнең дүрт укучыбыз узды, әмма Казанга чакыру 2 балага килде. Мин бәйгегә 10 сыйныф укучылары – Зөлфия Хамраева белән Алена Пирогованы алып бардым.

Беренче көнне безне тулай торакка урнаштырдылар, анда барлык уңайлыклар бар иде. Икенче көн безнең өчен киеренке һәм мөһим булды, чөнки олимпиаданың телдән этабы узды. Без нык борчылдык, дулкынландык, әмма барысы да яхшы үтте. Кичкә таба бөек, данлыклы шәхесләрнең музейларында булдык, аннары «Назлы кияү» спектаклен карарга бардык. Өченче көнне олимпиаданың язма өлеше узды. Аудитория иркен һәм якты иде. Биремнәр кызыклы булды, җавапларны яхшылап уйларга туры килде.

Язудан соң безне Казанның истәлекле урыннары буйлап экскурсия көтте. Аннан соң биремнәрне сүтәргә, шулай ук эшебезне күрсәтә алырга мөмкинлек булды. Соңгы көнне иртәнге аштан соң Казан Кремле буйлап йөрергә киттек. Бу - шәһәрнең иң мөһим урыны. Сәяхәт вакытында Кол-Шәриф мәчетенә кердек.

Аның матурлыгын һәм масштабын сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Ял иткәннән соң безне олимпиаданың ябылуы көтте. Бу дулкынландыргыч һәм истә калырлык якты мизгел иде. Тын да алмыйчан җиңүчеләр һәм призерлар арасында исемебезне көттек.

Тырышлыгыбыз һәм максатчанлыгыбыз нәтиҗәсендә Зөлфия Хамраева “Яңгыраулы сүз” номинациясе буенча дипломга, Алена Пирогова призер дипломына лаек булдылар.

Зөлфия Хамраева татар теле буенча олимпиадаларда берничә тапкыр җиңү яулады, ул туган телне тирән өйрәнә. Катнаш гаиләдә туган Алена Пирогова татар телен сөйләм теле дәрәҗәсендә өйрәнә. Татар телен белү башка телләрне үзләштерүгә комачауламый.

Икетеллелек баланың белемен, аңын үстерә, хәтерен яхшырта. Андый балалар мәктәптә яхшы укыйлар, кругозорлары киң, - дип сөйләде Халидә Кирамова.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума