#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Талымхан авылы ветераны

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районы, Талымхан авылында яшәгән Антон Абук улы Талипов Ленинградны саклаучылар арасында булган, “Ленинградны саклаган өчен” медале белән бүләкләнгән.

Озак вакытлар үз шәһәрләрен батырларча саклаган ленинградчылар блокададан тартып алынды. Безгә тыныч тормыш, бәхетле балачак, яшәү шатлыгы бүләк иткән бабаларыбызга дан җырлыйбыз, аларның батырлыгы алдында баш иябез. Блокаданың ачысын татыган авылдашыбыз Антон Абук улына Аллаһы Тәгалә озын гомер, гаилә бәхете бүләк итә. Ветеран гаиләсе безнең авылга 1968 нче елда күчеп килә. Гаилә башлыгы Антон бабайны авылдашлары Айнетдин җизни, Антон бабай, дип йөртәләр иде.

Тату гаиләдә ике кыз белән өч егет тәрбияләнде, олыраклары эшлиләр иде, кечерәкләре мәктәптә укыйлар. Бүгенге көндә бу гаиләдән ике егет безнең авылда тормыш кичерәләр. Әсхәт Антон улы (1949 елның) - гаиләдә олы малай, үзенең ветеран әтисе турында: “Ул сугыш кыйпылчыгын үз тәнендә кырык ел саклады, сәламәтлеген, көчен көрәш кырында калдырды.

Әтием 1910 елда Омск өлкәсенең, Тубыл районының Язкалбы авылында крестьян гаиләсендә туа. Шунда ук 4 классны тәмамлый.

Сугышкача әле өйләнеп өлгермәгән егет, кызылармеец дәрәҗәсендә Салехард шәһәреннән сугышка алына. 1941 нче елның 25 нче июнендә ул әле урманда агач кисә. Олы абые Мәннәп Абук улы гаиләле, балалы була. Аңа да сугышка чакыру килә. Ләкин ул сугыш кырында мәңгегә башын сала. Хатыны – ялгыз, балалары ятим калалар.

Әтием Антон Абук улы тарихта тиңдәше булмаган Ленинград блокадасында катнаша. 1941-1942 нче еллар кышы иң авыр, фаҗигале була. Туңган, блокадада калган шәһәрнең авырлыгын сугышчылар гына түгел, гади ленинградчылар да үз җилкәләрендә сизә. Шәһәрдә 850 меңләгән кеше ачлыктан, бомба һәм артиллерия утыннан һәлак була. Әтием каты яралана”, - дип сөйли.

Ветеран Антон Абук улының оныгы - кызының кызы Хәмдия Айтумбетова үзенең бабае турында исендә тотканнарын сөйләде: “Мәктәптән укып кайтсам, мине бабай каршы ала иде. Ул сугыш турында сөйләргә яратты. Мин кечкенә генә булсам да, аны тыңлый идем. Башыннан кичергәннәрен, үткәннәрен яраларын күрсәтә-күрсәтә сөйли иде. Ул 86 нчы дивизиянең 330 нчы укчылар полкының батыр сугышчысы булган. Укчы буларак, күп дошман солдатларын юк иткән. Герой шагыйребез Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” балладасындагы сугышчы кебек, дошманнарына төз ата, тик яралана. Менә снаряд шартлап, ул бабаемның тәнен җәрәхәтли. Алгы якта, күкрәгендә өч тишек – кыйпылчыктан калган эзләр, ә җилкәсендәген ул кырык ел саклады. Ни өчен дип уйлыйсыз? И.И.Мечников исемен йөрткән хастаханә табиблары аңа: Кыйпылчыкны алсаң, үләсең”, - дигәннәр. Бу 1943 нче ел була. Ленинград шәһәре... Бабаем шул кыйпылчыкны үз тәнендә гомере буе йөртте, түзде, бервакытта да зарланмады. Ул бит Ленинград блокадасының ачлыгын, салкынлыгын кичергән солдат, авырлыкларга бирешмәде. “Кыйпылчыгың авыртамы?” – дип сорасам, “Юк, авыртмый, иелгәндә камачаулый”, - дия иде.

1944 нче елда комиссия карары буенча, фронтовик тылга кайтарыла, аның өчен сугыш тәмамлана. Юлда барганда, берзаман ул матур, озын чәчле, ак йөзле татар кызын очрата, аның белән танышып китә. Бу инде минем булачак әбием, әниемнең әнисе - Насифә Хәким кызы була. Алар өйләнешеп, матур гаилә коралар. Тик менә исем китә: сул аягының ярты табаны булмагач, бабаем ничек йортлар салды икән? Балаларына яхшы тәрбия биреп, аларны һөнәрле, нигезле иткән ул.

Ел саен Насифә әбием бабаемны митингларга, бәйрәмнәргә озатты, аның күкрәгендә орден-медальләр ялтырый иде”.

72 яшенә чыккач, 1984 елның 29 сентябрендә ветеранның йөрәге тибүдән туктады. Каскара, Талымхан авылында яшәүче оныклары, нәбәрәләре үзләренең ветеран бабайларын – Антон Абук улын беләләр, онытмыйлар, аның белән горурланалар.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836