Материалы

Талымханда һәйкәл ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

41-28 сентябрьдә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, якты кояшлы көндә, авылыбызда тарихи вакыйга булды - сугыш кырларында ятып калган якташларыбыз, җиңү белән кайткан солдатлар, тыл хезмәтчәннәре һәм хезмәт фронтында җиңүне якынайткан сугыш чоры балалары хөрмәтенә яңа һәйкәл ачылды.

Бу чарада мәртәбәле кунаклар - Төмән өлкә Думасы рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Андрей Артюхов, өлкә Думасы депутаты Николай Токарчук, Төмән районы башлыгы Светлана Иванова һәм башкалар белән бергә педагогик хезмәт, тыл ветераны Мәүлидә Сәитова, Талымхан авылы халкы катнаштылар.

2019 елдан башлап инициатив төркем, аерым алганда, Каскара Думасы депутаты, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Талымхандагы 32 нче беренчел бүлекчәсе секретаре Раил Бәширов, инглиз теле укытучысы Руфилә Мәхмүтова, рус теле укытучысы Рәчия Сабирова, Талымхан урта мәктәбе методисты Гөлфирә Сәгытдинова, Бөтенроссия укучылар хәрәкәте лидеры Гөлсия Кәримова «Һәйкәлләр - безнең үткәнебез һәм киләчәгебез» социаль проектын булдыру юнәлешендә эшләделәр. Волонтер Нурзилә Мәхмүтова, язманың авторы - мәктәп музее җитәкчесе, башлангыч сыйныф укытучысы Тәслимә Мөхәммәдҗанова Җиңү белән кайткан һәм сугышларда һәлак булган Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш елларында яралардан вафат булган һәм көрәш кырында хәбәрсез югалганнар исемлеген төгәлләштерү өчен архив документлары, ветераннарның туганнары белән бик зур эш башкардылар.

Проект командасы вәкилләре һәм партнерлары: Альберт Алтынгузин - Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Рөстәм Арипов - Төмән өлкәсе яшь депутатлар җыены вәкиле, Индрәй поселогы Думасы рәисе һәм Анастасия Левинова - «ПОКОЛЕНИЕ» яшьләр үзәге директоры.

Алар талымханлыларның иске һәйкәлне яңарту идеясен хупладылар, Рөстәм Арипов әлеге проект белән Төмән өлкә Думасында яшь депутатлар арасында грант проектлары конкурсында катнашты, анда җиңү яулады. Проект Төмән өлкә Думасының «Бердәм Россия» фракциясеннән финансланды.

Хәзер яңа һәйкәл өч стеладан тора: “Алар җиңү белән кайттылар!”, “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады”, «Тыл хезмәтчәннәренә һәм 1941-1945 еллардагы сугыш чоры балаларына рәхмәтле яшь буыннан».

Беренче стелада - 34 җиңү яулап туган авылына кайтучылар, икенчесендә –яу кырында мәңгегә калган авылдашларыбызның исемнәре, алар 21.

Сугыш геройларына һәйкәл ачып, без якташларыбызның батырлыкларын онытмаска, аларга рәхмәтле булырга тиеш.

Талымхан авылы халкы исеменнән проектны төзүдә актив катнашканнарга һәм якташларыбызга рәхмәт белдерәбез.

Тәслимә МӨХӘММӘДҖАНОВА, Төмән районы, Талымхан авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума