Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Тамаша” грант отты

последние и лучшие новости искусства в мире

25-4“Иҗади кешеләр” регионара проекты кысаларында үзенең 35 еллыгын каршылаучы “Тамаша” фольклор-этнография ансамбле өлкә мәдәният департаменты грантын отты. Бу шатлыклы хәбәр Ялутор районы өчен генә түгел, татар мәдәниятенә гашыйк һәм ансамбльнең иҗаты белән таныш булган һәркем өчен зур сөенеч. Өлкәбездә бу төркемне белмәгән, аның профессиональ дәрәҗәдә башкарылган чыгышларын күрмәгән кеше бик аздыр, мөгаен. Чөнки өлкә, район, авыл Сабан туйлары, “Халык сәнгате”, “Фольклор” өлкә фестивальләре аларның матур, кызыклы, оста чыгышларыннан башка үтми.

«Тамаша»лылар үзләренең сәләтләрен Россиянең төрле төбәкләрендә дә дәлилләп, күптөрле дәрәҗәле бүләкләргә лаек булдылар. Үткән елның октябрь аенда узган иҗат һәвәскәрләре коллективларының I төбәк фестивалендә Аслана татар мәдәният үзәге каршында эшләп килүче “Тамаша” ансамбле тамашачыларны үзләренең матур җыр-биюләре, шаян такмаклары, кызыклы күренешләре белән шаккатырдылар. Һәм лаеклы рәвештә 1 нче урынга чыктылар. Аннары 2020 елның язында алар грант бирү буенча өлкә мәдәният департаменты бәйгесендә катнашу хокукына ия булдылар. «Тамаша»га, әлеге бәйгедә җиңгән өчен, 300 мең сум акча бирелде. Ансамбль җитәкчесе Ильяс Бакиев әйтүенчә, Грант акчасы милли костюмнар тектерү, мобиль тавыш-акустик системасы, яңа радиомикрофон булдыруга һәм реклама продукциясе әзерләүгә юнәлтеләчәк.

Ильяс Фәйзрахман улы Аслана авылында туып-үсеп, урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, колхоз юлламасы буенча, Казан мәдәният институтының хореография факультетына укырга керә. Кулына һөнәри таныклык алгач, 1982 нче елда туган авылына кайта. Армиядән соң ул яшьләрне оештырып “Яшьлек” төркемен төзи. Ильяс Фәйзрахман улы үз вазифасына бик җитди карап, бөтен халәте белән яратып башкарган эшенә бирелә. Алар агитбригадалар белән район буйлап йөриләр, бәйрәмнәрдә әйләнә тирәне шаулатып концертлар куялар, яшьләр белән төрле ярыш-уеннар, дискотекалар оештыралар. Кыскасы, авыл гөрләп яши. Эш нәтиҗәләре районда, өлкәдә дә күренә һәм 1997 елда алар Идел буенча төрки халыклар фестивалендә Төмән өлкәсен тәкъдим итәләр. Шуннан башлап алар этнографиягә тартылалар, өлкән яшьтәге әби-бабайлардан борынгыдан килгән йолалар, гореф-гадәтләр, ырым-лагаплар, җыр-такмаклар, мәкаль-табышмакларны язып алып, җирле халыкның тормышын чагылдырган күренешләр төзеп, сәхнәдән күрсәтә башлыйлар. Бүгенге көндә “Тамаша” иҗат коллективы составында мәдәният хезмәткәрләре генә эшли, алар – алты кеше. Үзләренең белемнәрен үсеп килүче буынга тапшыра баралар. Мәсәлән, “Тамаша” ансамбленнән башка Аслана татар мәдәният үзәгендә берничә вокал һәм бию төркемнәре уңышлы эшләп торалар. Миләүшә Яценович җитәкләгән “Веселинки” (олы, урта һәм кече яшьтәге балалар) бию ансамбльләре, Мәрьям Төлкебаева оештырган “Шаян туй” фольклор, “Тамчылар” җыр төркемнәре үзләренең остазлары белән бергә төрле чараларда катнашып, югары урыннар яулыйлар. Мәдәният йорты җитәкчесе, регионара бәйге-фестивальләр дипломанты, оста җырчы Илчан Хөснетдинов өлкәннәр һәм яшь гаиләләр белән эшли. Быел да ул әзерләгән Гафуровлар гаиләсе “Ел гаиләсе” район бәйгесендә җиңеп, өлкә турына үттеләр. Сәхнә йолдызы Юлдаш Кәбиров авыл яшьләрен спорт белән шөгыльләндерә. Ә Ильяс Бакиев, Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе дә буларак, комплекс карамагында булган авылларда төрле мәдәни чаралар уздыра. Бу эшендә дә тавыш операторы, гармунчы Сәйфулла Мирхәлилов алыштыргысыз ярдәмчесе аның.

Ел саен “Тамаша” ансамбле репертуарына ниндидер яңалык өстәлә бара, ә күптән түгел алар сәхнәдә балыкчылар турында күренеш куйдылар. Аның нигезендә – Аслана авылының балыкчылык гаиләләрендә үтәлгән гореф-гадәтләр күрсәтелә. Ильяс Бакиев әлеге күренешне әти-әнисенең балык артеле турында сөйләгәннәренә таянып язган. Шулай итеп тамашачылар яратып караган “Кәккүк чәе” күренеше барлыкка килә.

“Тамаша” ансамбленең казанышлары әкренләп тулылана бара. 2019 елда алар “Искер-җыен” тарихи мирас фестивалендә катнашып, диплом һәм Коръән китабы белән бүләкләнәләр. Казан шәһәрендә узган традицион милли конкурста 2 нче урынны яулыйлар. Шулай ук алар өлкәдә узган Сабан туйларында, “Дуслык күпере” фестивалендә дә катнашалар.

“Тамашачыны шаккатырырлык нәрсәләр бездә бик күп. Чөнки без даими рәвештә эшлибез. Хәтта ял вакытында да эзләнәбез, себер татарларының гореф-гадәтләре турында мәгълүмат җыябыз, әби-бабайлар белән аралашып, киңәшәбез. 30 августта Казанда милли мәдәният бәйрәме узачак. Төмән өлкәсе делегациясе составында анда эләгергә уйлыйбыз”, - дип уртаклашты үзенең планнары белән Ильяс Бакиев.

Шуны да искәртеп үтик: өлкәнең үзешчән коллективына грант ярдәме күрсәтү конкурсы нәтиҗәләре 21 майда Төмән өлкәсе хөкүмәтенең дәүләт-хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты. 15 гаризадан экспертлар 6 җиңүчене билгеләделәр. Грантка Викулово авылының “Фиеста” бию ансамбле, Абатскийның - “Альянс” халык үзешчән театр коллективы, Ишим районының - “Россияночка” рус җыр ансамбле, Төмәннең - “Икар” цирк студиясе, Ялутор районының - “Тамаша” фольклор - этнография ансамбле, Яркәүнең - “Калинка” халык бию ансамбле ия булды.

“Тамаша” ансамбленен уңышлары белән котлап, аларга яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836