#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Тамаша” “Уйнагыз, гармуннар”га барды

последние и лучшие новости искусства в мире

39-9Асланада эшләп килүче коллективыбыз күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча «Уйнагыз, гармуннар!” XXXV Республикакүләм халык иҗаты бәйрәмендә булып кайтты. Бу чара Татарстан Республикасы көне һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырылды.

Чын күңелдән биедек, җырладык, тәҗрибә уртаклаштык, дусларыбыз белән очраштык. Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән фольклор коллективлары өчен Казан шәһәре буенча мавыктыргыч экскурсия уздырдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең чыгыш вакытында татарстанлылар себер татарлары тормышын күзаллау мөмкинлегенә ия булдылар, анда «Тамаша» фольклор-этнография ансамбле бию, уеннар, җыр белән гореф-гадәтләребезне тәкъдим итте.

Безнең яңа «Аулак өй» программасында Боровский поселогында яшәүче кеше-оркестр Әбүзәр Миңнебаев һәм Казанның Әүхәдиев исемендәге музыка училищесының талантлы яшь студенты Айдар Ниязов бик шәп итеп чыгыш ясадылар, Асия Төлкебаева өчен дә уңышлы дебют булды.

Ә Миләүшә Яценович, Илчан Хөснетдинов, Юлдаш Кәбиров һәм мин күптән инде казанлылар йөрәген яулап өлгердек. Без бит даими рәвештә төрле милли конкурсларда лауреат булабыз.

Өч көн бер көн кебек үтте. Мондый масштаблы чарада Төмән төбәгебезне танытуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт.

Ильяс БАКИЕВ, “Тамаша” фольклор-этнографик
коллективы җитәкчесе.Ялутор районы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836