#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тамашачы хөрмәтен, мәхәббәтен яулаган җырчы

последние и лучшие новости искусства в мире

16-15Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең җырчысы Хәсән Хучашев үзенең 20 еллык юбилейлы концертын “Яшьлегемә кайтам әле” дигән җыр белән башлап җибәрде. Шул хәтле ел вакыт узып та киткән. Ул Вагай районы, Егаер авылында күп балалы гаиләдә туа, мәктәпне тәмамлап, эшкә урнаша, буш вакытларында Сопра авылы клубында үткәрелгән мәдәни чараларда катнаша. 2002 нче елны клуб мөдире булып эшләүче Алсу Симонова гаиләсе белән Тубыл шәһәренә күчеп килә һәм талантлы, моңлы тавышлы якташына шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәгенә эшкә урнашырга киңәш итә.

Беренче концертында ук моңлы тавышлы егет тамашачыларның да, үзәк җитәкчесе Сафиулла Ильясовның (мәрхүм) күңеленә хуш килә. Талантларны күрә белү - сәләт икән. Шул көннән башлап Хәсәнебез сәхнәдән халкыбызның яраткан җырларын башкарып, тамашачыларының мәхәббәтен, хөрмәтен яулый. Ул милли бәйрәмнәребезне үзенең җырлары белән бизи, бәйгеләрдә катнашып, гел беренче урыннарны яулый. Узган ел “Себер сандугачы” бәйгесенең Гран-при бүләгенә лаек булды. Хәсән Митхәт улына багышлап җирле шагыйрь-шагыйрәләребез шигырьләр иҗат итәләр. Аның иҗат кичәсендә Галия Абайдуллина, Сөнгатулла Бекенин җырчыны котлап бүләкләр тапшырдылар, аңа атап язган шигырьләрен укыдылар. Тормышта да, сәхнәдә дә үзен гади һәм тыйнак тоткан җырчы “Яшьлеккә сәяхәт” ветераннар ансамблендә дә катнаша. Юбилярны котлап ансамбль җитәкчесе Роза Яхина, җырчы Гөлҗиһан Закирова җылы теләкләрен юлладылар. Бәйрәм концертын ансамбль башкарган җырлар да бизәде. Юбилярны себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева котлап, Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды.

Хәсән Хучашев сәхнәгә дулкынланып чыкты. Җырчыга Санниково авылыннан килгән шәхси эшмәкәр Шамил Колмәмәтов “Халык хөрмәте” премиясен тапшырды. Шамил Шәйхулла улы 2020 нче елдан башлап үзенең шәхси премиясе белән сәләтле мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен бүләкли. Узган ел бу бүләккә Галия Абайдуллина лаек булган иде. Күңел биреп эшләүче иҗат кешеләрен күрә белгән, хезмәтләрен хөрмәт иткән, мактанмыйча, игелекле эше турында күп сөйләмичә, кеше күңелен күтәрә белгән игелекле якташларыбыз барлыгына сөенеп, эшләрендә уңышлар телисе кала.

Юбилейлы бәйрәм концертында Хәсән Хучашев мәдәният үзәге җырчылары Динара Әпсәләмова, Зөлфия Әйтбакова һәм Лариса Чәмилова белән тамашачыларының яраткан җырларын башкарды. Җырчының концертыннан яшьләр дә, өлкәннәр дә канәгать булып, аңа иҗади үсешләр, яңа үрләр яулавын теләделәр. Заманча оста алып барган Илнар Колмәмәтов бәйрәм концертына ямь һәм яңалык кертте.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836