Материалы

Тамашачы йөрәгенә ялкын салучылар

последние и лучшие новости искусства в мире

46-9“Ялкын” җыр ансамбле белән без Карбан авылында чик сакчысы Вилдан Тилмөхәммәтовка истәлек тактасы кую чарасында таныштык. Алар башкарган җырларны халык бик яратып тамаша кылды. Концерттан соң ансамбль җитәкчесе Миңсылу Арифулла кызы Тусумова белән очрашып, башкарган хезмәте белән таныштык. Ул: “Карбан авылы клубын 2015 елдан җитәклим. Бу эшкә керешүем очраклы рәвештә булса да, вазифамны бик яратып башкарам. Үзем гомер буе пешекче булып эшләдем, башта совхоз, аннары мәктәп ашханәсендә. Клубны ябарга карар кабул ителгәч, халык мине сорады.

Лаеклы ялда булсам да, авылдашларның ышанычларын акларга тырышып, өлкән яшьтәге апа-абыйларны туплап “Ялкын” ансамблен булдырдык. Бүгенге көндә ансамбльдә 7 кеше җырлый, соло һәм дуэт белән җырлаучыларыбыз да бар, алар – Хәлилә Ибраһимова, Сания Бәширова, Маннур Сабитов, Олеся Усманова. Олеся концерт алып баручы да, аппаратура өчен дә җаваплы. Авылда, күршедәге Ваңгы, Яңа Кәешкүл, Тархан авылларына чыгып концертлар куябыз. Тамашачылар безне яраталар, кая барсак та, рәхмәт әйтеп, тагын чакырып калалар. Шулай ук район, өлкә күләмендә узган бәйге-фестивальләрдә катнашып дәрәҗәле урыннар яулыйбыз. Мәсәлән, быел “Халык сәнгате” өлкә фестиваленнән 3 диплом алып кайттык. Аннары минем “Ялкынчыклар” дигән балалар бию ансамблем дә үзен район һәм өлкә фестивальләрендә уңышлы күрсәтә. Алар белән без татар халык, замана, төрле милләтләр биюләрен өйрәнәбез. Ансамбльдә 8 укучы бии, үзләре тырышлар, тыңлаулылар, репетицияләргә бик теләп йөриләр. Аларга кайбер биюләрне ярдәмчем Рәйсә Сабитова өйрәтә. Форсаттан файдаланып, аңа, укучыларның ата-аналарына, укытучыларга һәр эшебездә булышырга әзер торганнары өчен рәхмәтемне белдерәм. Киләчәккә планнарыбыз – авылдашларыбыз, якташларыбызны шатландырып эшебезне дәвам итү”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума