Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тамашачысын сөендергән “Иртеш моңнары”

последние и лучшие новости искусства в мире

45-4“Иртеш моңнары” фольклор коллективы шәһәр күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып уңышлар яулады, иң дә мөһиме - үз тамашачысын тапты. Сәхнәләштерелгән күренешләрдә өлкә күләмендә танылган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәнисә Ниязова, югары белемле, күп еллар баш инженер булып эшләгән Рефәгать Даутов, җырчылар, мәдәният үзәге хезмәткәрләре, студентлар һәм укучылар катнашалар. Октябрь аенда узган "Без бергә" дип аталган концерт программасына себер татар халкы мәзәкләре, биюләре, җырлар кергән иде.

Татар мәдәниятенә гашыйк булган үзешчән артистларны берләштергән “Иртеш моңнары” коллективы Якуб Зәнкиевнең ”Иртеш таңнары” романы нигезендә Рәшидә апа Зәнкиева язган “Үги ана”ны сәхнәләштереп күрсәттеләр. Коллектив җитәкчесе Алсу Симонова: ”Җыр-биюгә оста театр яратучылар табылганына бик шатбыз. Без бергәләп актуаль тема сайлыйбыз, кечкенә спектакльләр куябыз. Узган ел “Фронтовые дали” бәйгесендә катнаштык. Талантлы җырчы да, сәнгатьле шигырьләр сөйләүче Фәүрия апа Ниязовага, 15нче мәктәп укучылары - Айдар Ниязов, Солтан Насыйбуллинга, татар мәдәниятенә гашыйк, талантлы актерларыбыз Рефагать Хәйрулла улы, Бәнисә Сөнгатулла кызына рәхмәт әйтәсем килә. Зур булмаган күренешләрне сәхнәләштерер өчен декорация, костюмнар да кирәк. Бу әле безнең беренче адымнар гына. Шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең 30 еллыгына без дә сәхнәләштерелгән күренешләрне тамашачыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә планлаштырабыз. Эшебезне җитәкчеләребез дә хуплый, ярдәм итәләр”, - дип сөйләде.

Татар мәдәниятен, халык авыз иҗатын саклап калуда зур өлеш керткән милләт җанлы үзешчән сәхнә осталарына уңышлар телибез. Төркемнең бер еллыгына багышланган концертка халык күп килде, алар артистларның чыгышларын җылы каршы алып, көчле алкышларага күмделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836