Материалы

Танылган рәссам мастер-класс үткәрде

последние и лучшие новости искусства в мире

9-5Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә танылган рәссам Илдар Мөнир улы Хәбисов студентларга мастер–класс үткәрде.

Чарада рәссамның иҗаты белән кызыксынучы якташларыбыз, үзәк хезмәткәрләре, студентлар, Төмән кунаклары катнаштылар. Очрашуда үзәк хезмәткәре Рузалия Корманалиева рәссам белән таныштырып, аның тормыш һәм иҗат юлын сөйләде.

Талант ияләребезнең күпчелеге авыллардан чыккан. Вагай районының Карагай авылында туган Илдар Мөнир улы рәсем ясау сәнгате белән балачактан мавыга. Гаиләләре белән Тубыл шәһәренә күчеп килгәч, ул шәһәрнең танылган сәнгать мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлап, Омск шәһәренең М.Горький исемендәге педагогия институтының сәнгать–графика факультетында укый. Шул елларда ул үзенең иҗади эшләре белән күргәзмәләрдә катнаша. Һәрвакыт иҗади эзләнүдә булган югары белемле якташыбыз Тубыл шәһәренә кайтып Д.И.Менделеев исемендәге сәнгать-графика факультетында эшли башлый. Ул елларда күп иҗат итә. Яраткан Тубыл шәһәренең йортлары, натюрмортлар, пейзаж рәсемнәрен күргәзмәләрдә карап сокланмаган шәһәр кешеләре калмагандыр. Россия рәссамнары әгъзалары оешмасы әгъзасы Илдар Хәбисов үзенең рәсемнәре белән Халыкара, Бөтенсоюз, Россия, өлкә һәм шәһәр күләмендә узган күргәзмәләрдә катнашып танылды. Аның иҗатын студентлар да яхшы беләләр. Мастер-класста милли киемнәрдә үзәк хезмәткәрләре дә катнаштылар. Аларның ясаган сурәтләре үзәккә истәлек итеп тапшырылды. Кеше портретын ясау буенча мастер-классны оештыручыларга һәм шәхсән Илдар Мөнир улына Тубылның күппрофильле техникум студентлары рәхмәтләрен белдерделәр. Яңгыраган татар җырлары рәсем иҗат итүчеләргә илһам өстәде, тамашачыларның күңелләрен күтәрде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума