Материалы

Тарманда мәдәни үзәк ачылачак

последние и лучшие новости искусства в мире

Тарман авыл җирлегендә район җитәкчеләре катнашында халык белән җыелыш үтте. «Иң элек Түбән Тәүде районы башлыгы Валерий Борисов тыл хезмәтчәннәренә - сугыш елларындагы аяусыз хезмәттә көне-төне эшләгән Асыбану Урасмөгәмидова, Фәридә Хәлидуллина, Мөнирә Галиева, Вабигә Хәмидуллина, Сания Нигъмәтуллина һәм Мәхсүмә Галеевага Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшырды», - дип хәбәр итә “Сельский путь” газетасы.

“Тарман - меңгә якын кеше яши торган зур авыл. Шәхси төзелеш чәчәк ата, халык шәхси ярдәмче хуҗалык белән ныклап шөгыльләнә, татар мәдәниятен һәм көнкүрешен саклап яши. Янәшәдә генә өч матур күл җәйрәп ята.

Җирлек башлыгы Ләйлә Хәлилова, тыныч һәм акыллы, хезмәт сөючән һәм җаваплы, гади авыл кешесе үрнәге булып тора. Үз хисабында ул узган елгы эштәге төп моментларны чагылдырды. Бюджетка килгәндә, җир салымы нәтиҗәсендә керемнәр буенча план 400 мең сумга артык үтәлгән. Мәктәп спорт залында тәрәзәләр пластикка алыштырылган, грант ярдәме хисабына интерактив панель, проектор һәм ноутбуклар сатып алынган. Элек су мәсьәләсе кискен торса, узган ел скважиналар борауланган, хәзер халык сөенеп туя алмый, су кертү турында уйлана.

Әлбәттә, газлаштыруны да читләтеп үтмиләр. Яңа урам газга бик мохтаҗ, чөнки анда ел саен яңа йортлар калкып чыга. Район башлыгы Валерий Борисов җавап итеп таныш алгоритмны әйтеп үтте: документларны әзерләргә, халыктан сорашырга һәм «Газпром»нан хәбәр көтәргә. Каты коммуналь калдыкларны чыгару турында: система җайга салынган, әмма тиздән бөтен җирдә контейнерлар барлыкка киләчәк, шуңа күрә алар өчен урын билгеләргә кирәк. Ахырда башлык тарманлыларны сөендерде: авылда мәдәният йорты барлыкка киләчәк - урыны билгеле, проект документациясе төзелә. Тиздән 150 кешегә исәпләнгән модульле корылма татар мәдәниятен саклау һәм үстерү эшендә ышанычлы терәк булачак. Сүз уңаенда, җирле «Саз» ансамбле үз хезмәте өчен рәхмәт хатына лаек булды. Модульле мәдәни үзәк барлыкка килү белән халык саны артуны, яңа коллективлар барлыкка килүне дә көтәргә була”, - дип яза газета хәбәрчесе.

Мәдәни үзәк турындагы сөенечле хәбәргә бик шатландык. Мәктәпнең актлар залында мәдәни чаралар үткәреп азапланган “саз”лылар өчен бик кирәкле бина булачак ул. Талантларга бай авылда тагын да лауреатлар барлыкка килер.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума